Балалар өчен Кара диңгез яры буенда ял юлламасы күпме тора?

-- irina

Балалар өчен Кара диңгез яры буенда ял юлламасының бәясе билгеле.

Балаларга Кара диңгез яры буенда ял итү өчен юлламаның бәясе билгеле. Ул 25 мең 900 сумнан 36 мең 580 сумга кадәр тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта “Черноморец” республика үзәге директоры Евгений Ветров сөйләде.

Кара диңгез ярында бәйге сәламәтләндерү кампаниясе 2 июньнән башланачак. Евгений Ветров юлламалар бик аз калганын әйтте. “Юлламалар инде сатылып беткән диярлек. Бүген Анапа, Сочи, Евпатория лагерьларында беренче-дүртенче, бишенче сменаларда гына урын калган”, — диде.

Быел биш лагерьда барлыгы 5 мең 750 бала ял итәр дип ниятләнә. Краснодар краенда “Приазовец”, “Витязево”, “Дружба” лагерьларында биш тапкыр ашату оештырылачак. Аларда 3 мең 250 бала ял итәр дип фаразлана. Кырым исә Татарстан балаларын “Казакевич исемендәге” һәм “Лучистый” лагерьларында кабул итәргә җыена. Анда 2,5 мең бала ял итә алачак.

Евгений Ветров диңгезгә балаларның тимер юл һәм һава юлы белән барачакларын әйтте. Кырымга самолет бәясе, дотацияләрне исәпкә алып, 16,6 мең сум булачак. «2017 елда бирле бәяләр үзгәрми», — диде ул. Поездга билет бәясе Анапага 14,7 мең сум, Сочига 14,2 мең сум тәшкил итәчәк.

Быел диңгезгә Татарстаннан аутизм диагнозы булган 200 баланы ял иттерү ниятләнә. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм ятим балалар өчен 80 юллама әзерләнгән.

“Россия тимер юллары” ААҖ белән килешү төзелгән. Быел биотуалетлар һәм кондиционерлар белән махсус балалар поездын оештырылачак. Балалар өчен дүрт тапкыр ашату каралган. Полиция һәм медперсонал озатачак”, — диде Ветров.

Фото: архив/Лилия Чанышева

Бәйле