Татарстанда һава торышы шаккаттырачак

-- Лэйсирэ

23 майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көндез +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил, яшен вакытында секундына 16 метр тизлек белән исәчәк. Минималь һава температурасы +10..+12 градус. Көндез — +19..+21 градус була.

24 майда аязучан болытлы һава була. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшем юк. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез — +11..+16 градус булыр дип фаразлана.

25 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, көндез +13..+18 градус булачак. Урыны белән туфракта -2 градуска кадәр кырау көтелә.

Фото: пиксабай

Бәйле