Имтихан тапшыргач кына ял итәргә ярый. Быел Казан укучылары белән хәлләр шулайрак килеп чыкты. БДИга әзерләнүгә күбрәк вакыт калсын өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән баш тарттылар. Аның урынына 26 июньдә чыгарылыш кичәсен шәһәр күләмендә зурлап үткәрмәкчеләр. Шәһәрдә укучылар күп булгач, бәйрәм күңелле була анысы. Ә менә авылда мәктәп тәмамларга укучы калганмы? Анда ниләр кыландырырга җыеналар?
– Районда укучылар саны елдан-ел 4-5 процентка кими бара. Узган ел 44 укучы 11 нче сыйныфтан чыгарылса, быел – 34. Мәсәлән, Комыргуҗа мәктәбен бер генә укучы бетерә. Һәр мәктәптә линейкалар үтәчәк. Бүген күбрәк “Соңгы кыңгырау”га түгел, Сабан туена әзерлек бара, – ди Әтнә районының мәгариф бүлеге башлыгы Ленар Гарипов.
Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин, “Соңгы кыңгырау” авыл бәйрәменә әйләнде, ди.
– Олысы-кечесе мәктәп янындагы бәйрәмгә килә. Авыл халкы укучылар әзерләгән тамашаны яратып карый. Театр елы уңаеннан һәр мәктәп спектакль әзерләп, авыл кешеләренә күрсәтте, – ди ул. – Районда 9 нчы сыйныфны – 126, 11 нче сыйныфны 100дән артык бала тәмамлый. БДИ да килеп җитте. Укучылар күбрәк җәмгыять белеме, биология, география кебек фәннәрне сайлады
- Быел Татарстанда 15682 укучы мәктәп белән саубуллаша. Шуның 5386сы – Казанда. 9 нчы сыйныфны 36989 егет һәм кыз тәмамлый.
Өч телле тантана
Хәзер инглиз теле бәйрәмнәргә дә үтеп керә башлаган. “Соңгы кыңгырау”ның үзенчәлекләре турында кызыксынганда, аны инглизчә дә уздырабыз, диючеләр дә шактый булды. Кемнәрдер, юк, туган телдә генә үткәрәбез, телне, мәктәпне сакларга кирәк, дип кырт кисте.
– Безнең мәктәп яңа гына төзелде. 11 нче сыйныфны 9 укучы тәмамлый. Беренче чыгарылышны үткәрәбез. Бәйрәмне татар, урыс, инглиз телләрендә алып барачакбыз, – ди Арча шәһәрендәге 6 нчы мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Филсинә Закирова.
Балтач районының Норма мәктәбендә дә кичәдә инглизчәгә урын табылачак.
– Бәйрәмгә үзебез сценарий әзерләдек. Яңалык шул инде: урыс, инглиз телендә җыр җырлыйбыз. Бер малай гитарада уйный. Вальс биергә өйрәндек, – ди 11нче сыйныф укучысы Илүзә Галипова.
Укытучыларын “урлаганнар”
Газетабызның беренче битендәге рәсемдә – Мамадыш районының Урта Кирмән чыгарылыш укучылары. Быел “мөгез чыгарырга” булганнар. Аларда 11 нче сыйныфны биш укучы тәмамлый. Өч авылга ике кыз, өч малай бу.
– Алдан ук махсус видеоязма әзерләдек. Кулга уенчык мылтыклар тотып, авыл урамыннан барабыз. Каршыбызга машинада баручы сыйныф җитәкчесе очрый. Аны тоткын итеп алабыз да директорга шарт куябыз: “Укытучыбызны азат итүебезне теләсәгез, “Соңгы кыңгырау”га килегез”. Шул рәвешле бәйрәмгә игътибар җәлеп итмәкче булдык. Ә ул, чыннан да, бик шәп үтәчәк, – ди 11 нче сыйныф укучысы Лилия Гыймазова.
Сүзгә сыйныф җитәкчесе Ринат Хәйруллин кушыла.
– 57 яшьтә булсам да, укучыларым янында сикереп йөрим әле мин. Без картайганга, алар гаепле түгел бит. БДИ дип кенә утырып булмый. Дәрескә караганда, дәрестән тыш чаралар укучылар күңелендә күбрәк истә калачак. Сыйныфыбызның гимны, байрагы бар. Егетләр әниләре белән вальс бии, кызлар белән малайлар баянда татар халык көйләрен башкара. Укучыларым бик иҗади, тырышлар, – ди яшь күңелле мөгаллим.
Үзеңә генә күңелсез түгелме?
“Репетиторга бер тиен дә акча түкмәдек”. Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбендәге бердәнбер 11 нче сыйныф укучысы Айсинә Сафиуллина әнә шулай ди.
– Иптәшләрем 9 нчы сыйныфтан соң таралышып бетте. Бер ай аларны бик юксындым. Сөйләшергә сыйныфташлар булмагач, рәхәт түгел. Әллә 10 нчы сыйныфтан соң китәргәме икән дип тә уйладым, – дип сөйли Айсинә. – Икенче яктан, рәхәтләнеп укыр өчен менә дигән мөмкинлек. Кемнәрдер репетитор яллап, күпме акча түгә бит. Укытучыларга рәхмәт, бездә һәр укытучы төпле белем бирергә тырыша һәм моның өчен бер тиен акча сарыф итәргә дә кирәкми. Укытучыларның игътибары – миндә. Үзем генә булгач, өй эшләрен эшләмичә калырга ярамый. Белмәсәң, укытучы каршында оят булачак. Башкалардан да күчереп булмый. Ике ел эчендә бер “2ле” дә алмадым. Биологияне яратам, тик химия белән артык дус түгел. Шулай да теләгем – табиб булу.
Сыйныф җитәкчесе Рәйсә Шәрәфетдинова да укучысын, акыллы, тырыш кыз, дип мактый. “Үзе генә укыгач, математикадан да белеме артты. Башка фәннәрдән дә күтәрелде. Яхшы билгеләргә генә укыды. Ике сыйныфны берьюлы җитәклим. Шуңа күрә чараларны бергәләп уздырдык. “Соңгы кыңгырау”ны 9 нчы сыйныф укучылары белән уздырачакбыз”, – ди педагог.
Мөслим районының Баек мәктәбендә 35 укучы белем ала. Анда 9 нчы сыйныфны 9 укучы тәмамлый. Киләсе уку елында беренчегә керүчеләр дә бар. “Безнең өчен һәр укучы – йолдыз. Аларның башларыннан сыйпап, кадерләп кенә торабыз. Мәктәбебез ябылмасын, укучылар күрше мәктәпләргә китмәсен, дип телибез. Бездә чыгарылыш укучыларына бүләк бирү гадәте каралган. Аларга калькулятор бүләк итәбез. Кая барсалар да, кирәге чыгачак. Мәктәп линейкасыннан соң укучылар әти-әниләр белән ашханәдә чәй эчәчәк”, – ди директор урынбасары Айгөл Мадъярова.
Көмеш беләзек кемгә эләгер?
Казандагы 12 нче кызлар гимназиясен быел 17 укучы тәмамлый. Уку йортының үз традицияләре бар икән. “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә кызлар беренче тапкыр вальс бии. Туфан аганың күркәм гадәте буенча, ун ел дәвамында сәләтле балаларга, уку алдынгыларына ай саен Туфан Миңнуллин премиясе, 11 нче сыйныф укучыларына көмеш беләзек тапшырыла. Беләзек татар телен камил белгән яхшы укучыга эләгә икән.
– Хәзер традицияне әдипнең иң якын кешеләре Нәҗибә апа белән Әлфия ханым дәвам итә. Узган ел Туфан абыйның әбисенең беләзеген бүләк иттеләр. Кызлар өчен бик дулкынландыргыч мизгелләр, алар хәтта сөенечтән елап җибәрә, – ди гимназиядәге оештыручы-педагог Рәмилә Газизуллина.
Бәйрәмдә ихласлык бармы?
Гөлинә Гыймадова, журналист:
– Безнең заман чыгарылыш кичәсе белән хәзергесе арасында аерма – җир белән күк арасы. Мин мәктәпне 1995 елда тәмамладым. Мәктәптә соңгы кыңгырау тантанасы үтте, линейка булды, җырлаштык, елаштык. Кичен сыйныфташлар белән 5, 10, 15 елдан соң очрашырга дип сүз куештык. Бөтенебез җыела алмасак та, очрашабыз һәм теге чакта ватылган тәлинкә кисәкләрен саклап алып килүчеләр дә бар. Тәлинкә – үзенә күрә бердәмлек, бөтенлек символы иде. Бердәмлеккә бер мисал: 7 нче сыйныфта укыгандамы икән, бер шук малайга аткан портфелем мәктәп тәрәзәсенә тиде. Укытучы белән мәктәп директоры сыйныфка кереп баскач, 5 егетебез бердәм торып басып, без шаярыштык та ваттык, диделәр. Соңыннан үзләре пыяласын алып килде, үзләре төзәтте. Шулай итеп отличница кызны күңелсезлекләрдән сакладылар. Быел улымның чыгарылыш кичәсе була. Кызым университетны тәмамлый. Ике баламнан чыгып, шуны әйтә алам: хәзер укучылар ихлас бәйрәм итә алмый. Аларга килгән кунаклар алдында мәктәп рейтингын тоту бурычы йөкләнгән. Шуңа хореограф яллап бию өйрәнәләр, концерт куялар, банкет өлеше исә нәкъ туйдагыча уза. Укучыларны бер-берсе берсе белән дуслаштыручы хезмәт дәресләре дә юк бит хәзер. Сыйныф идәнен юарга да җыештыручы яллыйбыз. Нәтиҗәдә бала мәктәптә үзен ялгыз хис итә кебек тоела миңа. Мәктәптә булып торган фаҗигаләрнең башы шушында түгелме икән әле?
- Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов:
– “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән тәбриклим. Янәшәгездә һәрвакыт сезгә күңел җылысын биргән укытучылар булды. Без урында тормыйбыз, үсәбез, алга барабыз. Унбер ел эчендә күп нәрсәгә өйрәндегез, мәктәп сезгә олы тормышка юнәлеш бирде. Сез яшь, көчле, энергияле, һәркемнең киләчәккә планнары зурдан. Кайсыгыз вуз яки техникумда укуын дәвам итәр… Ни генә сайласагыз да, тормышта үз юлыгызны табуыгызны, үз эшегезнең чын осталары булуыгызны, уңышка ирешүегезне телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!(“Ватаным Татарстан”, /№ 73, 24.05.2019/)
Фото: ВТ