//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//
Күпләргә “Язларда табылдың сөйгәнем” җыры аша таныш Лилия Хаснулова, әлеге җыры белән хид-парадларда югары баскычларны яулап килә. Җырчы җәйгә иҗат белән бәйле нинди планнар корган? Кайда, ничек ял итәчәк? Бу хакта үзеннән сораштык.
“Җәйге планнарга килсәк, алар бик күп. Татарстанның төрле районнары Сабантуйларында чыгыш ясаячакмын. Эшлисе эшләр, яздырасы яңа җырлар көтеп тора. Планлаштырылган эшләрне бетергәч, җылы якка ял итәргә барачакбыз. Татарстанның Буа районындагы матур табигатьле авылга, дәү әти белән дәү әни янына да кунакка кайтачакбыз. Электән җәй көннәрендә барча туганнар очрашып, эшләргә, ял итәргә кайта торган гадәтебез бар.
Бакча эшләрен дә бик яратам. Кышка кирәкле җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне, күнел өчен чәчәкләрне үзем утыртып үстерәм”, дип сөйләде җырчы Лилия Хаснулова.