«Бер Салават бар, бүтән кирәкми” — Хәмдүнә Тимергалиева популярлык серен һәм кемнәрне тыңлавын әйтте [эксклюзив видео]

-- Гузель

//Tatar today// Рөстәм Исхакый //Гүзәл Гыйбадуллина //Алинә Бариева

24 майда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның 70 яшьлек юбилее булып узды. Туган көне алдыннан ул Tatar Todayга җырның популяр булу серен, кемнәрне яратып тыңлавын әйткән иде.

Хәмдүнә Тимергалиеваның репертуарында 1000 якын җыр бар. Аның фикеренчә, җырның популяр була алуы тавыш һәм вокаль культурага ия булу һәм җырны халыкка даими ирештереп тору белән бәйле. “Бүгенге көндә Барс Медиа гел матур тавышлы егет-кызларны табып, аларны һәрдаим халык белән очраштырып тора. Мәсәлән, Tatar radiosi, TMTV телеканалы, концертлар аша халыкка чыгып була”, — ди ул. Радио, телевидение, газета һәм журналлар булмаса, бүгенге көндә популяр булу шактый кыен икәнлеген ассызыклый җырчы.

Татар эстрадасында яңа юнәлешләр барлыкка килү күренешенә Хәмдүнә Тимергалиева каршы түгел. Аныңча, һәр җырчының үзенә генә хас үзенчәлеге, индивидуаль аурасы булырга тиеш. Үзе, Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина яисә Әлфия Авзалова кебек җырларга кирәкмәгәнлеге турында әйтә ул.

“Бар Салаватка охшатып җырлаучылар. Бер Салават бар, бүтән кирәкми”, — дип әйтә Хәмдүнә Тимергалиева. Бер төрле булу кызык түгел.
Шулай ук ул Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразованың индивидуальлекләрен хуплый. Төрле стильләр булганда гына сәнгать кызыклы булуына нык ышана Хәмдүнә Тимергалиева.

Бәйле