«Тырнак үстереп ятарга түгел, эшләргә кирәк» — Хезмәтче чакыру оятмы?

-- Гузель

Бүген фатирын кеше чакыртып җыештыртучылар арта бара. Сәбәбе нәрсәдә? Хатын-кыз ялкауландымы, әллә тагын да чистарак яшисебез киләме? Газетабыз хәбәрчесе клининг хезмәте күрсәтү нечкәлекләре белән танышты.

Хәзер мин хезмәтче түгел!

Акчам бетте, ничек яшәргә дип борчылган хуҗабикәләрне бүген социаль челтәрләрдәге игъланнар коткара. Иң мөһиме – кеше пычрагыннан җирәнмәскә генә кирәк. Риза икән, чиләгеңне, юу өчен кирәкле әйберләреңне туты­расың   да әллүр башкалар­ның фатирын чистартырга! Казанда яшәүче Халидә апа, пенсиям аз, дип зарланып утырмый. Кеше өен чистартып, акча эшли ул. Атнага өч тапкыр эшләгәндә, тәмлерәк ашарга, тынычрак йок­ларга була, ди. Башта – кешегә ялланып, соңыннан үз эшен ачучылар да бар. “Моннан ун ел элек үзем дә кешегә бил бөккән идем. Болай эшләү туйдыргач, барган җирдә телефон номерларын сорый торган булдым. Шулай итеп, турыдан-туры эшли башладым һәм үз ширкәтемне ачтым. Хәзер инде мин хезмәтче түгел. Кул астымда эшләүчеләр табышның 60 проценты белән бүлешә. Кем­неңдер ипилек-тозлык акчасы да булмас­ка мөмкин. Бригадамда эш­ләүче хатыннар көнгә 1 мең сум эш­лә­гәнгә бик сөенә”, – ди Гүзәл.

Интернет җыештыру, тәрәзә юу хезмәтен тәкъдим итүче бел­дерүләр белән тулган. Әйтик, идән юу – 500, бер бүлмәле фатирны җыештыру 1,5 мең сумга төшә. Балалар бүлмәсен тәр­типкә ки­тер­гәнгә, кухняны чистартканга 2шәр мең сорыйлар. Монда микродулкынлы мичләр, каткан таба, кәст­рүл­ләрне дә чистартырга туры ки­ләчәк. Кыскасы, бер квадрат метр мәйданны җыеш­тырган өчен 60 сумга кадәр түлиләр. Кайбер ком­па­нияләрдә тәрәзә юу өчен хәтта чират та көтәсе икән. Тәрәзә юу­ның бәясе, зурлыгына карап, 200дән 1,5 мең сумга кадәр тир­бә­лә.

“Бәдрәфкә кереп тор!”

Фатир җыештырырга кемнәр чакырта? Алар арасында хатыннарын бала табу йортыннан кө­түче ирләр дә, көн-төн эштә бул­ган эшлекле ханымнар да, әби-ба­бай­лар да бар. Кайбер ху­җа­бикәләр хәтта ирлә­рен­нән яшереп хезмәтче чакырта икән.

– Беркөнне бер фатирга ун минутка иртәрәк барган идем. Бу хуҗабикәгә ошамады. Ире эшкә китмәгән булган икән. Мине бәд­рәфкә ябып куйды. Шунда качып утырдым. Иренә, өйне җыеш­тырдым, дип әйтәсе кил­гән икән, – дип сөйли “ша­баш­ка”га йөрүче Тәнзилә. – Син идән­не үзең юа алмый­сыңмыни? Тырнак үстереп ятарга түгел, эшләргә кирәк.

Озак эзләдем

Өч бүлмәле фатирда яшәүче Галина түтәйнең бердәнбер кызы Америкага яшәргә киткән. Шуңа күрә идән юучысы калмаган. Пен­сиягә чыгып та, вузда укытып йөргән әле. Тик соңгы вакытта сәламәтлеге какшап киткән. “Янә­шәдәге студентлар яшәгән тулай торакка барып, коменданттан җыештыручы сораган идем, яр­дәм итәргә теләмәде. Студентларга, акча түлим, тәрәзәне юып бирегез әле, дидем. Әмма гозеремне үтәүче табылмады. Әти-әни­ләре акча белән яхшы тәэмин итә, ахры. Аптырагач, “Авито”дан игъланнар эзли башладым. Бер шалтыратуга ук, сөйкемле генә татар кызы йөгереп килеп тә җитте. Бик пөхтә итеп җы­еш­тырды. Өстәп, 500 сум акча бирдем әле. Хәзер ай саен шул кызны гына көтәм. Аралашырга да кешем бар”, – ди 80 яшьлек әби.

“Вакчыл кешегә йөрмим”

Өч ел буе фатир җыештыру белән шөгыльләнгән Зарифа ханым барган җирдә акыл да өйрә­тергә җай таба. “Кемнәр­неңдер өендә шайтан аягын сындырырга мөмкин. Хатын-кыз булып, ничек шулкадәр шапшаклыкка тү­зәргә була дип исем китә. Ике улы белән яшәүче, яше 40тан узган хуҗа­бикәне яшәр­гә өйрә­теп кайттым әле. Кухнясы пычрак савыт-саба белән тулган. Һәр ке­шенең 3-4 тәлинкә-чынаягы бар. Шулар катып беткәч кенә җыеш­тыра икән. Аптырагач, артык тәлинкә-чыная­гын, чәнечке, кашыкларын аерым тартмага җыеп куйдым. Ашаган саен юып куегыз, дидем. Шкафлары төрле каплар белән тулган. Яртысын чыгарып түктем. Өч бүл­мәле фатирын җыеш­тыр­ган өчен өч мең сум акча түләде”, – ди ул.

Кеше пычрагын җыештыру ­җиңел түгел. Кайбер ирләр арасында да, көзгедә, тәрәзәдә тап кал­ган, дип артыннан сөртеп йө­рү­челәр бар, ди. Хатын-кызлар­ның көйсезләре бер келәмне ике­шәр тапкыр суырттырырга мөм­кин икән. Акча дигәндә, барысына да түзәргә туры килә.

– Вакчыл кешеләргә йөрмим. Бервакытта да үземнең акча сораганым булмады. Күпме бир­сәләр, шуңа канәгать. Студент вакытта фатир җыештырып, атнага 3 мең сум акча эшли идем. Беркайчан да әти-әниләр җилкә­сендә утырмадым. Бервакыт Лаеш районындагы бистәгә кадәр бардым хәтта. Коттедж җыеш­тыр­ган өчен иң күбе 5 мең сум түләгәннәре бар. Бер баруда 40 тәрәзә юганым да булды. Хәзер лаборант булып эшлим. Шулай да җыештыру эшен ташламыйм. Акча кереп торганда рәхәт бит. Үземне бервакытта да ялчы кебек хис иткәнем юк, – ди Казанда яшәүче Алсу.

Ә сез җыештыручы хезмәтеннән файдаланасызмы?

Наилә Җиһаншина,Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе:

– Өйгә җыештыручылар чакыртуга уңай карыйм. Хәзер бит өйләр иркен. Хатын-кыз көне буе эштә. Ә җыештырып тормасаң, ямь бетә. Акчасы булган кешегә нигә чакырмаска? Аз керемле кешегә күпмедер дәрәҗәдә эш була бит. Бервакыт иптәш кызым җыештыручы тәкъдим итте. Бер ай буе чакырдым аны. Эшен пөхтә башкара. Әмма әйберләрне икенче урынга күчереп куя. Ә миңа үз тәртибем ошый. Шуңа күрә башка мөрәҗәгать итмәдем. Үз йортыбызда яшибез. Эштән кайтуга ашарга пешерергә, җыештырыр­га тотынам. Өйдә чиста булгач, рәхәт.

Венера Ганиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артис­ты:

– Миннән, хезмәтчегез, бакчачыгыз бармы, дип еш сорыйлар. Сау-сәламәт булганда бөтенесен дә үзем эшләргә тырышам. Татар хатын-кызы бар яктан да уңган булырга тиеш дип саныйм. Акчасы күп булганнар, шулай ук эстрадада да хезмәтче тотучылар бар. Мин акча артыннан кумыйм. “Йолдыз” булсам да, өйдә бу хакта онытам. Идәнне дә, тәрәзәне дә үзем юам. Ирем Камил тузан суыртырга булыша. Беркайчан да кеше чакыртып эшләткәнем булмады. Бергәләп эшләү күңелле. Әле менә бакчада эшләргә тырма, туфрак алырга кибеткә барыш. Үз йортыбызда 15 сутый җирдә яшибез.

Алия Каюмова, Казанда яшәүче икътисадчы:

– Танышларым арасында клининг хезмәте күрсәтүдән файдаланучылар күп. Мин үзем елга ике тапкыр тәрәзә юарга чакыртам. Биеклектән куркам, шуңа күрә кеше чакыртырга туры килә. Моның өчен 1,5 мең сум түлим. Бервакыт почта әрҗәсенә, өч бүлмәле фатирны бер мең сумга җыештырабыз, дигән игълан салганнар иде. Очсыз дип, мин дә файдаланып карадым. Үз тузан суырткычлары, порошок, чиләкләре белән килделәр. Ике сәгатьтә өй ялт итте. Әмма гел чакыртсаң, ялкауга чыгып бетүең бар. Шуңа күрә йортыбызны үзем тәртиптә тотам.

Җыештыручыны чакырганда, нәрсә  белергә кирәк

– Ремонттан соң берничә җыештыручы чакыру яхшырак. Эшне тиз тотачаклар. Фатирыгызда күптән яшисез, өегездә кыйммәтле әйберләр дә бар икән, ышанычлы кеше сайларга тырышыгыз!

– Ике арада килешү төзегез. Җыештыручыларның җиһазларга зыян китерүе дә мөмкин. Әгәр юу өчен кирәкле әйберләрне үзегез тәкъ­дим итмисез икән, нәрсә файдаланачагын, аның составын  сорашыгыз.

– Белмәгән кешене фатирга кертмәвең хәерлерәк. Ә инде чакыргансыз икән, паспортын сорарга онытмагыз!

– Кыйммәтле әйберләрегезне алдан ук җыеп куярга тырышыгыз!

 

“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 05.05.2018/

 

Бәйле