Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды. Татарстанда батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән.
Аның сүзләренчә, ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелгән. 27 кешене коткарып кала алганнар. Узган ел да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта исерек килеш суга егылып төшү, ә ике очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамланган.
«Ел саен бату очракларының күпчелеге су коену сезонына туры килә. Узган елгы су коену сезонында 80 кеше батып үлде. Шул исәптән, 5 бала. Төп сәбәп — тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан артык очракта исә — исерек килеш коену», — диде Юрий Венедиктов.
Соңгы биш ел статистикасын карасак, 2013 елда 185 кеше, узган ел исә 97 кеше батып үлгән.
- Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә. Быел коену сезоны 1 июньдә башлана.
Фото: соцсети