Су коену сезоны әле башланмаган, ә инде батып үлүчеләр бар

-- irina

Татарстанда суга батып үлү очракларының төп сәбәбе билгеле булды. Татарстанда батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән. 

 

Аның сүзләренчә, ел башыннан алып Татарстан сулыкларында 7 кешенең гомере өзелгән.  27 кешене коткарып кала алганнар. Узган ел да күрсәткечләр шундый булган. Күпчелек очракта исерек килеш суга егылып төшү, ә ике очракта исә тиешсез урында коену фаҗига белән тәмамланган.

 

«Ел саен бату очракларының күпчелеге су коену сезонына туры килә. Узган елгы су коену сезонында 80 кеше батып үлде. Шул исәптән, 5 бала. Төп сәбәп — тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан артык очракта исә — исерек килеш коену», — диде Юрий  Венедиктов.

 

Соңгы биш ел статистикасын карасак, 2013 елда 185 кеше, узган ел исә 97 кеше батып үлгән.

 

  • Татарстанда барлыгы 34 пляж исәпләнә. Быел коену сезоны 1 июньдә башлана.   

Фото: соцсети

Бәйле