//Tatar today//
Илшат Яппаров татар-башкорт эстрада җырчысы гына түгел, бик оста тамада да икән. Инстаграмда туйлар алып бараганын күреп калдык та, үзе белән бу темага әңгәмә корырга булдык. Ничек тамада булып китүе, ул алып барган туйларның үзенчәлеге, аларга ничек әзерләнүе хакында сораштык.
– Илшат, ничек тамада булып эшләп киттегез?
– Мин 2002 педагогия көллиятендә укуымны тәмамладым да, авылга мәктәпкә эшкә кайттым. Кайттым да, шундук җырчы булып китә алмадым. Җырчы булу өчен күп акча кирәк. Ә акчаны кайдан алырга? Укытучының хезмәт хакына җырлар сатып алып, аранжировка эшләтеп булмый. Мин туйлар, бәйрәмнәр үткәреп йөри башладым һәм әлегәчә бу эшемне яратып дәвам итәм.
– Сез алып барган туйларда иң күбе ничә кеше иде?
– Иң күп кунаклы туй — татар-казах туе булды. Анда 200 артык кеше иде. Аны без 2 кеше алып бардык, ягъни мин һәм казах тамадасы. Бик кызыклы һәм үзенчәлекле туй булды. Анда без казах һәм үзебезнең башкорт-татар йолаларын исәптә тотып эшләдек. Алар өчен бик эчтәлекле туй булды, безгә дә ошады.
– Сезнең нинди үзенчәлегегез бар?
– Беренчедән, мин алып баручы һәм эстрада җырчысы. Икенчедән, мин 3 телдә дә сөйләшә беләм. Ул башкорт, татар һәм рус телләре. Шулай ук мин бөтен алып баручылар кебек җырлыйм, баянда уйныйм, гомумән бөтен нәрсәдә уйный беләм, бии генә белмим.
– Туйларга ничек әзерләнәсез?
– Туйларны алып барганда һәрбер клиентка үзенчәлекле якын киләм. Китаптан, журналдан, открыткадан укып чыгып, шигырьләр сөйләмим. Үземнең башка нинди уй-фикерләр килә, шуны әйтеп, шуны сөйлим. Бу тантаналарда мин үземне тамада кебек түгел, ә кунак кебек хис итәм күбрәк. Әйтерсең лә, мин аларның бер гаиләсеннән. Читтән генә “мин тамада, мин шундый җырчы” дип, йөрергә ярамый. Кунаклар белән бердәмлектә җырларга, уйнарга, көлергә кирәк. Шунда гына туй уңышлы була.
Туйга кадәр яшьләр белән очрашасың да “ниндиерәк стильдә бәйрәмегезне күрәсегез килә?” дип сорыйсың, ә алар “күбрәк конкурслар, уеннар, чөнки анда яшьләр күп була” диләр. Күп алып баручылар болай эшләп ялгыша, чөнки туйларда яшьләр генә булмый бит, өлкәнрәкләр дә була. Шуңа гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмаска кирәк. Туй өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә булырга тиеш. Мәсәлән, электән килгән йолаларны, ягъни килен биетү, чәк-чәк сатуны яшьләр кирәкми диләр. Аннары өлкәнрәк апалар килеп: «Ник шулар булмады?», дип сорыйлар. Шуңа күрә яшьләр белән очрашкач, мин бу йолаларны программага кертергә кирәк икәнлеген аңлатам.
– Күп җирдә туй йолалары аерыла бит, бу очракта нишлисез?
– Әйе, гореф-гадәтләр төрле җирдә төрлечә. Менә Татарстанда да туй үткәрергә туры килде. Мәсәлән, бездә бит инде киленне подноста биетәләр һәм акча ыргыталар. Ә татарларда андый әйбер юк. Шулай ук бездә чәк-чәк саталар, ә сездә сатмыйлар бугай. Кайдадыр килен балы, ә кайдадыр кияү балы бар, пар казлар һәм башкалар… Алай гына да түгел, хәтта Башкортстанның төрле районында төрлечә, шуңа алдан сөйләшәм. Әти-әниләре белән дә күрешергә мөмкинмен. Шулай итеп йолаларны дөрес итеп үтәргә тырышабыз.