«Мондый чара алар өчен чын бәйрәм» — балалар йортында хәйрия спектакле

-- Alina

Изгелек җирә ятмый, диләр. Яхшы эшләр кешедән кешегә, күңелдән күңелгә күчә. «ARTist Family» сәхнә сәнгате студиясе «Исполнение мечты» хәйрия фонды белән берлектә Дәрвишләр бистәсендә урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче “үзенчәлекле” балаларга узләренең “Нәни принц” спекаткльен тәкъдим итте.

Чара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылды. “ARTist Family»студиясе артистларының иң кечкенәсенә 8 яшь, иң зурысы исә быел 9 сыйныфны тәмамлый. Спектакль ел дәвамында әзерләнгән. Көндәлек репетицияләр, озын-озын текстлар, хореографик номерлар, финал җыры – бик куп хезмәт куелган. Балаларның һәрберсе – чып-чын артист: сәхнәдә үз-үзен тотышы, йөреше, интонациясе, тавыш куелышы –  әфәрин, тырышлык юкка китмәгән.

“«ARTist Family» җитәкчелеге безгә тәкъдим белән мөрәҗәгать итте,” – дип сөйли «Исполнение мечты» хәйрия фонды директоры Эльмира Хисамова – “Балаларның күңеле изгелеккә омтылган, аларга ярдәм итү, игътибар, яклауга мохтаҗ балалар белән тоташтыру безнең бурычыбыз иде.”

Дәрвишләр бистәсендәге балалалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар яшь артистларны бик шатланып каршы алды. Мондый чара алар өчен чын бәйрәм. Кунаклар да буш кул белән килмәгән. Һәр баланы татлы күчтәнәчләр, куен дәфтәрләре, ябыштыргычлар сөендерде. Хәйрия фонды ярдәм йөзеннән балаларга киемнәр, подгузниклар, китаплар, өстәл уеннары да тапшырды.

Шунсы да мөһим, бу чыгышлары белән балалар изгелек кыла, куңелләре белән яхшылыкка омтыла. Димәк, алар яшьтән үк мәрхәмәтле, игелекле кеше булып үсәчәк.

Бәйле