Фитр сәдакасын кайчан бирергә? Ансыз ураза кабул ителәме? Бар ураза тотучының да догасы кабул буламы?

-- Гузель

Рамазан аеның санаулы көннәре генә калып бара. Күз ачып йомганчы үтте дә китте ул, дияргә дә мөмкиндер инде хәзер. Рамазанның хикмәтләре, сәдака… Болар хакында бүген Казандагы Әмәт тавы мәчете имам-хатыйбы, «Исламны кабул итүгә – 1000 ел» исемендәге мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Равил Басыйр улы БИКБАЕВ белән сөйләштек.

– Әлеге ай имамнар өчен икеләтә җаваплы вакыт. Гади мөселман кешесе намаз укый, ураза тота, ә имам шушы намаз укучы, ураза тотучыларга мәчетне әзерләргә, башка мөмкинлекләрне булдырырга тырышырга тиеш. Бу, әлбәттә, бүген генә барлыкка килгән вазыйфа түгел. Мәсәлән, Гомәр радыйаллаһу ганһү хәлифә заманында, Рамазан вакытында мәчет эчендә утлар кабызырга әмер биргән. Шундый якты мәчеткә килеп кергәч, Гали радыйаллаһу ганһү: кешеләргә Коръән укырга насыйп иткән өчен Гомәрнең каберен Аллаһ нурлы кылсын, дип әйтә торган була.

Мәчетебездә көн саен ифтарлар үтә, шулай ук тәравих намазларында тулы Коръән чыгабыз. Көндез дә, Коръән бер тапкыр тулысынча укыла, анысын карап укыйлар. Мәчет ифтарында катнашучылар 150-200, кайчак 250дән артып китә.

Кешеләр Аллаһының ураза тоту турындагы әмерен үтәргә тырыша. Ә без вәгазьләрдә, әйдәгез намаз да укыгыз, дип үгет-нәсыйхәт кылабыз. Чөнки намаз уку ураза тотудан җиңелрәк тә, анда тыелып торасы юк – фәкать тәһарәтеңне алдың да, намазыңны укыдың. Шушы форсаттан файдаланып, ураза тотучы кардәшләремә мөрәҗәгать итәм: ураза тотып, Аллаһның бер әмерен үти алгансыз икән, намазны да торгызырга кирәк. НАМАЗНЫ ТОРГЫЗУ РАМАЗАН АЕНДА ҖИҢЕЛ. Чөнки бу вакытта тәравих намазлары бар. Мәчеткә килеп, кешеләр белән бергә авыз ачасың, кешеләр белән бергә ахшам намазын укыйсың, кешеләр белән бергә ифтар кылып, тәравихка каласың. Бергә гыйбадәт кылу җиңел. Аллаһы Тәгалә аны күңелгә сала, аннары кеше җиңел рәвештә башкара башлый. Шуңа күрә менә бу Рамазан ае Аллаһка якынаерга зур форсат.

«Рамазан ае уразасы фитр сәдакасы бирелгәч кенә кабул ителә, аңа кадәр ураза җир белән күк арасында кала», – дигән хәдисне укыганым бар.

Мөмкин. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең бер хәдисе кайбер хәдисләр җыентыгында китерелә. Әмма кайбер галимнәр фикеренчә, ул зәгыйфь, дөрес үк түгел. Шуңа күрә фитр сәдакасының хикмәтен, ягъни фитр сәдакасын бирмәсә, кешенең уразасы кабул булмый, дип, без ул хәдискә таянып кына билгеләргә тиеш түгел. Хәдиснең Пәйгамбәребездән булганлыгы шаһитлар чылбыры белән расланмагач, без дә ураза кабул булмый, дип әйтә алмыйбыз. Әмма фитр сәдакасы ул – Пәйгамбәребезнең әмере. Димәк, һәр мөселман кешесе, мөмкинлеге булса, үзе һәм балалары исеменнән фитр сәдакасын бирергә тиеш була. Хатыны исеменнән бирсә, аның рөхсәте белән, ул дөрес була. Әлбәттә бер гамәлнең күп төрле хикмәтләре булырга мөмкин. Галимнәр сәдаканың савабы бик зур, ди, чөнки сәдака безнең кимчелекләрне бетерә. Хәтта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең шундый хәдисе бар: сәдака Аллаһы Тәгаләнең ачуын басар. Шуңа күрә без ураза гыйбадәтен башкарсак, анда кимчелекләр китәргә мөмкин. Хәтта кайбер галимнәр, ураза күлмәк шикелле, хаталар исә ул күлмәкне тишә, ә бирелгән сәдака шул тишекне каплап, ямаулык сала, дип чагыштыру китерә. Гомумән, ураза дәвамында сәдаканы күбрәк бирергә кирәк. ФИТР СӘДАКАСЫ МОХТАҖЛАРНЫ, ФӘКЫЙРЬЛӘРНЕ ШАТЛАНДЫРА да бит әле. Ураза гаете бәйрәмендә алар да шатлана. Юкса, мохтаҗлар бәйрәм итә алмаска да мөмкин.

Фитр сәдакасын тапшыру Рамазан ае белән чикләнгән, әмма аны кайчан бирү яхшырак?

Иң саваплы вакыты – гает алдыннан. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам гает алдыннан бирде. Безнең мәзхәб китапларында, Рамазан ае башлану белән инде фитр сәдакасын бирергә ярый, дигән фикер бар. Әмма гает алдыннан бирү саваплырак. Әгәр Рамазан башында биреп куйсаң, өстеңнән төшә, әмма фәкыйрь аны тотып бетерергә мөмкин. Монда хикмәт – бәйрәмдә бергәләшеп шатлану өчен. Әмма фитр сәдакасын мөселман бирми калса, ул аның өстеннән төшми, ел дәвамында булса да түләргә тиеш була. Мөмкинлеге булган һәр мөселманның бурычы ул. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ул сәдака 100 сумнан билгеләнде, зәкәт түләүче кешеләргә – 600 сумнан. Мәсәлән, кешенең 230 мең сумнан артык акчасы бар икән һәм бер ел дәвамында торган икән, димәк ул зәкәт түли ала һәм аңа фитр сәдакасын да 600 сумнан бирү хәерлерәк һәм саваплырак.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә зәкәт бирелүче сигез төркемне билгеләде. Шуңа күрә галимнәр фикеренчә, фитр сәдакасы да шул сигез төркем кешегә бирелә ала. Әлеге сигез төркемнең иң беренчесе – фәкыйрьләр һәм мескеннәр. Шуңа күрә иң беренче чиратта аларга бирелергә тиеш.

Узган ел уразалары тотылмыйча калып, аларны кайтарып тотмаган булса, ураза кабул булмый, дигән фикер дә яши.

Әйе, асылда, шулай. Менә мисал өчен авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле ураза аенда син УРАЗА ТОТА АЛМАДЫҢ ИКӘН, РАББЫБЫЗ, БАШКА КӨННЕ КАЗАСЫН КЫЛЫГЫЗ, ДИП ӘЙТӘ. Бу икенче Рамазанга кадәр үтәлергә тиеш. Әгәр кеше сәбәпсез тотып бетермәсә, гөнаһ языла. Әйтик, авырган булсаң, Аллаһы теләсә, гөнаһы юк, әмма барыбер ул синең өстеңнән төшми. Шуңа күрә син яңа Рамазан җитә икән, яңа Рамазанны тотып бетерәсең, аннары теге көннәреңне каза кылырга тиеш буласың.

Аларны кайтармыйча, яңа тоткан ураза кабул булмыймы?

Кабул була. Ул ураза аерым, бу ураза аерым. Ләкин ул синең өстеңдә бурыч булып тора, синең Аллаһ каршында шушы бурычың үтәлмәгән.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең бер хәдисендә, ураза тоткан кешенең йокысы да гыйбадәт, дигән сүзләр бар икән. Бу шулай булырга мөмкинме?

Әгәр ул Рамазан ае уразасы җиңелрәк үтсен, дип түгел, ә эшлисе булганга күрә, үзенә көч җыяр өчен йоклый икән, Аллаһы теләсә, ул гыйбадәттән саналыр, ул гыйбадәт эчендәге гамәл булып торыр. Ләкин кеше кирәксез йоклый, мәсәлән, фәкать уразам җиңелрәк үтсен яки вакыт үтсен, дип йоклап үткәрә икән, әлбәттә, бу уразада кимчелек була. Чөнки ураза йоклап үткәрә торган гыйбадәт түгел, ул изге гамәлләрне күбрәк кыла торган гыйбадәт. Йоклап, игелекле гамәл язылмый. Чөнки йоклап Коръән дә укып, зекер дә әйтеп булмый. Фәкать бер генә нәрсә – гөнаһ кылынмый. Әгәр кеше ураза вакытында теләсә-нәрсә карый яки теләсә нәрсәгә күзе төшә, йә булмаса, кешегә зыян китерүдән тыела алмый икән, мондый очракта аның йокысы хәерлерәк.

– Ураза вакытында тәгаен кабул ителә торган бер дога бар, диелгән, бер хәдистә. Бу махсус эчтәлектәге догамы, әллә нәрсә сораса да ураза тотучының догасы кабул була дигән сүзме?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең шундый хәдисләре бар. Мәсәлән, өч кешенең догасы кабул булмый калмас дип әйтелә: берсе – мосафир, икенчесе – ураза тотучы, өченчесе – әти-әнинең балага кылган догасы. Ураза догалар кабул була торган вакыт. Ләкин кайбер кеше мин дога кылам, әмма кабул булмый, ди. Бу Пәйгамбәребезнең сүзе хата дигән сүз түгел. Пәйгамбәребезнең сүзе – хак. Ул, ураза вакытында догалар кабул була, диде. Ләкин дога кабул булсын өчен ураза тоту гына җитми. Башка шартлар да кирәк: кешенең ихласлыгы, хәләл кәсебе булуы һәм башка төрле гамәлләр бар. Шуңа күрә, бәлки минем башка кимчелекләрем бардыр дип, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк.

Рамазан аенда игелекле гамәлләр күбрәк кылынган саен, аның әҗер-савабы да күбрәк була. Әле бу игелекләрдән җәмгыятькә дә файда күп. Кеше хәленә керә белү, малыңны жәлләмәү, юмартлык кебек сыйфатларны адәм баласы үзендә тәрбияли аламы һәм бу сыйфатларга ия булу аның шәхси үсеше өчен кирәкме?

Гомумән, Рамазан аендагы бар гыйбадәт тә шуңа кагылышлы. Менә без ураза тотып, суның, ризыкның кадерен беләбез һәм кайбер кешеләргә хәтта су да бик аз эләккәнлеген аңлый башлыйбыз. Бай кеше дә, тамагы тук кеше дә ураза тота һәм ачлыкның нәрсә икәнлеген сизә башлый. Бу да зур дәрес. Фитр сәдакасын биргәндә яки зәкәт чыгарганда, кеше инде мохтаҗларның хәленә керә, аларга ярдәм итәргә тырыша. Бу да үзеңне тәрбияләү. Ә кешеләр белән бергә намаз уку, кешеләр белән бергә ифтар мәҗлесләрендә булу, алар белән аралашу, анда ул бай кешеме, ярлымы, дип, карап торылмый – бер сафка, рәттән намазга басу – бу да зур тәрбия.

Кеше үзенең нәфесен тәрбияли һәм җәмгыятькә, башкаларга карата да яхшылык күрсәтә. Аллаһы Тәгалә, нәфес – начарлыкка әмер итүче әйбер, диде. Менә без хәрам әйбердән тыелып, үз нәфесебезне тәрбиялибез. Әгәр нәфес намаз укырга теләми икән, аны намаз укырга тәрбиялә. Әйт, нәфесеңә: намаз – Аллаһының әмере, әгәр аны башкармасаң, Кыямәт көнендә Аллаһының газабыннан ничек котылырсың, диген. Әгәр кеше нәфесен тәрбияләмәсә, нәфес теләгәне белән генә яшәсә, ул кеше һәлак була. Нәфесебез аркасында гел җитми, гел кирәк, теләгәнне генә һәм мактаганны яратабыз – мондый сыйфатлар бездә күп. Менә шушы нәфесеңне шушы Рамазан аенда Аллаһ кушкан тәртипкә китерәсең һәм шуны гомер буе дәвам итә аласың икән, Аллаһы теләсә, кеше бәхетле булачак. Менә шуңа күрә Рамазан ае зур бер мәдрәсә булып тора да инде.

 

Безнең гәҗит
Әңгәмәдәш Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА

Бәйле