Июньдә Татарстан халкын өстәмә ял көннәре көтә

-- Гузель

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, 4 июньдә Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн санала. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының «2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме үткәрү көнен билгеләү турында » гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Бәйле