Хәким җиңде!

-- Alina

2 июньдә “Песни на ТНТ” проектында катнашучы Анет Сай бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Иң күп тавышны Хәким җыйган. Ул  Анет Сайның “Дыши” җырына кавер башкарып, видео төшергән һәм инстаграм аккаунтына керткән.

Анет тапшыруда “Black Star” командасыннан икәне билгеле. Ул үзенең җырын башкаручылар арасында бәйге башлаган иде, катнашучылар да күп булган.

Хәким үзенең башкаруы белән күпләргә ошаган. Анет та җиңүчене билгеләгәч, үзенең аккаунтында Хәкимгә бергә видео төшерергә тәкъдим ясаган. Җиңүчене Мәскәүгә чакырганнар.

Гузәлия дә бу бәйгене игътибарсыз калдырмаган. Шулай ук инстаграм аккаунтында “Җиңү безнеке!Барыгызга да рәхмәт” дип  фото куйган.

https://www.instagram.com/p/ByNxuPpIMtj/

Бәйле