Океан аша мәхәббәт — хәйриягә бүләк җибәрүче малай, аны алган кыз бала белән үскәч кавыша [видео]

-- irina

2000 елда 7 яшьлек  Тирел Вольф коробкага канцелярия, сувенирлар, уенчылар, хат һәм үзенең фотосын салып, чиркәүгә илтә.  Чиркәүдән коробканы Филлиндагы материаль  хәле начар булган гаиләгә җибәрәләр. «Күчтәнәчне» Джоана Марчан исемле кыз ала.

Кыз, 9 ел үткәч,  егетне Facebookтан эзләп таба, алар аралаша башлыйлар. Тирел бу коробка турында күптән оныткан була инде.  Аннан соң алар күрешәләр һәм бергә 10 көн үткәрәләр. Бары 10 гына көн! Егет белән кыз бу 10 көн эчендә алар арасында дуслык кына түгел, ә чын мәхәббәт икәнен аңлый.

Икенче тапкыр килгәндә инде Тирел кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.

Яшь парлар хәзер бергә һәм бик бәхетле. Һәр Раштуа бәйрәмендә алар хәйрия коробкалары тутыралар.

 

Бәйле