Җырчы Алсу ачуы чыгып, халыкка җавап яза да…

-- irina

«Голос. Дети» проектыннан соң җырчы Алсу һәм аның гаиләсенә бик күп пычрак сүзләр ява башлады. Алсуның Instagramында да бик күп ямьсез комментарийлар калдыралар. Җырчы халыктан бу гамәлләрен туктатырга өндәгән.

“Сез мине шулкадәр туйдырдыгыз. Безне калдырыгыз! Сез кешеләр, сыртлан (гиена) кебек!” — дип ул инстаграмына язып калдырган.

Соңыннан Алсу бу сүзләрен бетергән, ләкин әлеге комментарийны күргән халык тагын да кызган, аны оялтырга тырышкан.

Моңарчы Алсу Instagramындагы комментарийларны ябып та куйган булган инде. “Голос. Дети”да җиңгән акчаларны кызы Микелла Абрамова хәйриягщ бирде.

Микела белән бәйле җәнҗалдан соң “Беренче канал” “Голос. Дети” тапшыруынын җиңүчеләрен яңадан билгеләп катнашкан һәр финалистка берәр миллион сум акча тапшырды.

Фото Алсуның Инстаграм битеннән

Бәйле