Банктан 23 миллион акча белән югалган кассирның инстаграм бите табыла [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

«Россельхозбанк» кассасыннан 23 миллион сум акча белән югалган Луиза Хәйруллинаның «Инстаграм»да бите табыла. Анда бер шәһәр фотосы һәм машинада төнлә бару мизгеле сториска кертелгән. Кайберәүләр моның чын булуына шикләнән, кайберәүләр ышанып фикерләр яза, полициягә барып гаепне танырга чакыра. Берәүләр ниһаять банкны да кирәкле урынга утыртучы табылды дип яза.

Әлеге битнең хуҗасы фото астына берничә җөмлә дә язып куя.

«Хәерле көн. Кемгә безнең язмыш кызыклы, безнең белән барсы да әйбәт. Бу биткә пычрак сүзләр язмавыгызны сорар идем. Барлык башка фотоларны бетерергә туры килде, үзебезнең кайдалыкны мин әйтә алмыйм», диелә Луиза Хәйруллинаның «Инстаграм»дагы ахыргы постында. 

https://www.instagram.com/p/ByKAglRpYy2/

 

Бу хакта хәбәрләр тарала башлагач, бераздан инстаграм бите югалды, хуҗасы аны бетергән дигән язу чыга. 

23 миллион скмнар белән югалган ханым Таҗикстанга качкан булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Белгечләр Хәйруллинаның банктан акча урлау операциясе җентекләп уйланылган һәм Таҗикстанда туып үскән ире Марат ярдәме белән башкарылган дип саный. Качкыннар үзләре белән балаларын һәм якыннарын алып, Маратның туган ягына юл тоткан булуы ихтимал.

Исегезгә төшерәбез, 27 май эш көне азагында, банкта кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина, зур суммада акча алган. Яшәү урыны буенча Луиза үзе дә, ире дә, балалары да табылмаган.

Хайруллинар гаиләсе, юкка чыкканчы, машиналарын саткан. Моннан тыш, Луизаның кызлары гаиләләре белән «җылы диңгезгә» китәргә теләве турында сөйләгән була.

Шулай итеп, Башкортстан республикасы, Салават шәһәрендә яшәгән Луиза Хәйруллина әлегә кадәр тотылмаган. Аңа карата зур күләмдә акча үзләштерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

 

LIFE.RU

Бәйле