//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//
Күптән түгел җырчы Марсилиянең “Кагылмагыз җаныма” дип исемләнгән үзенчәлекле клибы дөнья күрде. Интервьюларының берсендә Марсилия әлеге клипны төшергәндә өрәкләр күрүе хакында да әйткән булган. Бу турыда күберәк белер өчен, җырчының үзе белән әңгәмә кордык.
— Марсилия, бу хәлне искә төшерик әле? Ничегрәк булды ул? Кайларда төшердегез әлеге клипны?
— Бу клипны без бетеп барган бер авылында төшердек. Анда кешеләр яшәми дә диярлек. Җәй көннәрендә Хәтимә әби кайта, кышка балаларына китә.
Клипның локацияләрен, клип төшерү өчен, урман белән уратып алынган ялгыз өйне Чаллы драма театрының атказанган артисты, клип режессеры Алсу Хәбетдинова тапты.
Татарстанның Кукмара районындагы бу йорт 1921 елда салынган. Чыннан да монда борынгы, музейларда гына күрә ала торган йорт жиһазлары, савыт-саба, чигелгән мендәрләр, йорт хуҗасы Хәтимә әбинең килен булып төшкәндәге зур тимер сандыгы күзгә ташлана.
Бу йорт тәрәзәсеннән зират күренеп тора. Башта без аңа артык игътибар итмәгән идек. Әмма, караңгы төшә башлагач, йорт тәрәзәсеннән кемнеңдер шәүләсе узып киткән кебек булып, көзгедән кемдер карап торганын аермачык күргәч, «кунак»ларның шул яктан килгән булуына шигебез калмады.
Без инде үзебезнең телефоннар, утлар, камералар белән монда яшәүче җаннарны борчыдык микән, шуңа безне инде тоныкланып беткән көзгедән күзәтеп торганнардыр, дип уйладык.
Иртәдән кичкә кадәр ике көн съемка шушы өйдә булды. Калган сюжетлар Чаллы шәһәрендә, урман эчендә төшерелде.
Бик үзенчәлекле килеп чыкты, дип уйлыйм. Клипны төшергән Айдар Шәймәрдановка, үз эшенең чын белгече булган Ринас Вәсиховка, клип режессёры Алсу Хәбетдиновага һәм төшерүдә ярдәм иткән командага зур рәхмәтемне белдерәм.
— Бу җыр нәрсәсе белән җәлеп итте Сезне? Аны ничек сайладыгыз?
— Җырның сүзләре бик ошады. Көе дә сүзләренә ятып тора. Бик зур рәхмәт авторларга. Сүзләре Венера Шәрәфисламова, ә көе Азамат Кильметовныкы.
— Тормышта табигатьтән өстен серле көчләргә ышанасызмы? Эчке тоемлавыгыз бармы?
— Миңа әби кулында тәрбияләнеп үсәргә туры килде, әби җенә-пәриләр турында еш сөйли иде, мин әкият тыңлагандай, бирелеп тыңлый идем, андый көчләргә ышанам, ләкин фанатларча тугел.
Эчке тоемлау да күпмедер дәрәҗәдә бар инде ул, ләкин ул чынлыкта булган тормыш вакыйгалары, тәҗрибәгә таянып туа.
— Алда әйтеп үтелгән җырыгыз белән ТНВ каналында барган “Кайнар хит” хит-парадында катнашасыз икән. Бу җырыгыз өчен ничек тавыш биреп була?
— Белгәнегезчә, бу тапшыру һәр шимбә саен Мәскәү вакыты белән сәгать 10.00-11.00 кадәр бара. Монда 10 клип көрәшә, караучыларга ошаган клибы өчен тавыш бирергә кирәк. Телефоннардан шалтырату өчен миңа номер беркетелгән 8(843)2215836. Тапшыру барышында бер номердан шалтыратулар саны чикләнмәгән.
Шулай ук атна буе смс хәбәрләр җибәреп тә тавыш бирергә була. Моның өчен 5577 номерына Тнв сүзен язып, буш ара калдырып, 345 кодын җибәрергә кирәк.
Узган атнада минем клип икенче урында булды, беренче урынга аз гына тавыш җитмәде. Тавыш биргәннәрнең һәммәсенә зур рәхмәтемне җиткерәм. Клибым ошаса, ай ахырына кадәр һәр шимбә саен 10.00 дан 11.00 га кадәр тавыш бирергә чакырам.