Рөстәм Исхаков: «Татар блогерлары, яңа заманны үзгәртергә, яхшыртырга кирәк»

-- Alina

8 июнь көнне Теләче Сабан туенда татар блогерларының Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуы булып узды.  Tatar Today порталы җитәкчесе Рөстәм Исхаков әлеге очрашуда татарларга кагылышлы җитди сораулар бирелмәүгә гаҗәпләнүен видеоязма аша белдерә. 

Ул әлеге очрашуга, аралашуга уңай каравын билгеләп үтә. Ләкин анда блогерлар тарафыннан татарларга кагылышлы җитди сораулар бирелмәве аның күңеленә борчу сала.

“Әлеге очрашудан соң берничә көн үткәч, дәүләт яңалык сайтлары татар блогерлары татар стратегиясен язуда катнашырга тиеш дип, язып чыктылар. Шуннан мин, журналист буларак, кызыксына башладым, нәрсә сорадылар микән алар анда”,- дип бу хакта сүзен башлый Рөстәм Исхаков. Постларны укып чыккан соң, Фәрит Мөхәммәтшинга гомум сүзләрдән башка, конкрет сораулар бирелмәвенә төшенә ул.

“Министрлыклар, депутатлар аккаунтларын татарча да алып барсыннар, татарча язулар бар җирдә дә булсын, булачак депутатлар ике телдә сөйләсен, министрлыкларга ике телне камил белгән җитәкчеләр килсен иде. Депутатлар татар телен кыскарту карарына бердәм тавыш бирделәр. Ни өчен шулай эшләдегез дип, әйтергә була бит инде. Теләчедән үз рецептларын социаль челтәрләр аша тәкъдим итүче ханым да очрашуда бар иде. Хәзер бит үз эшләре белән ирекле шөгыльләнүчеләрне тикшерү башланды, аларның күпсанлы сораулары бар. Менә шуларны әйтергә була иде бит!” – дип бирелергә мөмкин булган сорауларны яудыра татар журналисты.

https://www.instagram.com/p/BydmyLDoyDa/

Әлеге видеоязманы Рөстәм Исхаков яңа буын татар блогерларына турыдан-туры мөрәҗәгате белән тәмамлый: “Сез хәзер сәясәтче-блогерлар. Без күзәтеп барачакбыз: сезнең хәрәкәтегез татар милләтенә файдага булырмы, әллә инде битарафлыкка китерерме? Бәлки әле сез алга таба конкрет сораулар бирә башларсыз, очрашулар тагын булыр. Без сезгә өмет белән карыйбыз. Татар блогерлары, яңа заманны үзгәртергә, яхшыртырга кирәк!”

 

 

Мәгълүмат Рәфилә Татарча рецептлар, Кызык-Мызык, Татар Малай Инстаграм битләреннән

Бәйле