«Вакытым булуга, яңа төр ризык пешерәм»: Җырчы Лилия Хаснуловадан үзенчәлекле салат рецепты

-- Гузель

//Tatar today//

Җырчы Лилия Хаснулова ашарга пешерергә бик ярата икән. «Буш вакытым булуга, кухняга чыгып, яңа төр ризык пешерәм. Ирем нинди ризыкка заказ бирә, шундыйны әзерлим. Бик яратып ашый», дип сөйләде ул безгә. 

Диета һәм дөрес туклануга да мөнәсәбәтен белдерде. «Шәхсән үзем махсус диеталар тотмыйм. Ә менә ирем сәламәт ризыклар гына ашый. Камыр ризыкларын ашамый, күңелем булсын дип, бер кисәк кабып куярга мөмкин», дип уртаклашты җырчы.

Лилия Хаснулова Tatar today укучыларына «Парижанка» салаты рецептын тәкъдим итте.

Ярымысланган колбаса, 1 банка кызыл фасоль, 6 йомырка, кишер, суган, тозлы кыяр. Колбасаны озынча итеп турыйбыз, йомыркаларны табада белен кебек кыздырабыз һәм суынгач шулай ук озынчага турыйбыз. Аннары кишерне угычтан чыгарабыз, суганны һәм кыярны озынчага турыйбыз һәм табада кыздырып алабыз. Боларны бөтенесен бергә майонез белән кушып, яхшылап болгатабыз.

Бәйле