«Медуза» журналисты Иван Голуновка карата җинаять эше туктатылган [видео]

-- Alina

11 июнь «Медуза» журналисты Иван Голуновка карата җинаять эше туктатылган. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев хәбәр итте. Журналистның гаебе дәлилләнмәде диде. Голунов йорт сагыннан сишәмбе азат ителәчәк.

Колкольцев Русия президенты Владимир Путинга Мәскәүнең наркотикларның канунсыз әйләнеше белән көрәш идарәсе җитәкчесен вазифасыннан алу мөрәҗәгате белән чыгачакмын дип белдерде.

Министр шулай ук Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсе җитәкчесен дә вазифасыннан алуны таләп итәм диде. Голуновны тоткарлаган полиция хезмәткәрләре эшләреннән бушатылган.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

«Медуза» журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

10 июнь Русиянең иң эре басмалары «Ведомости», «Коммерсантъ» һәм РБК бер төрле беренче бит белән чыкты. Анда зур хәрефләр белән «Я/Мы Иван Голунов» дип язылган иде.

Tatar Today җитәкчесе, журналист Рөстәм Исхаков та үзенең Инстаграм битендә бу чарага кагылышлы үз фикерләре белән уртаклашыты.

View this post on Instagram

БҮГЕН, 11 ИЮНЬ ЖУРНАЛИСТЛАР ӨЧЕН СӨЕНЕЧЛЕ ВАКЫЙГА БУЛДЫ! МӘСКӘҮДӘ КӨЧЛЕ, ИРЕКЛЕ ЖУРНАЛИСТ ИВАН ГОЛУНОВ ГАЕПСЕЗ ДИП БЕЛДЕРЕЛДЕ. АҢА КАРАТА ҖИНАЯТЬ ЭШЕ ТУКТАТЫЛДЫ. ЖУРНАЛИСТЛАРНЫҢ БЕРДӘМ БУЛУЛАРЫ, БАР ҖИРДӘН ИВАННЫ ХАКСЫЗГА ЯБУЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮЛӘРЕ АНЫ 20 ЕЛ ТӨРМӘДӘН САКЛАП КАЛДЫ! ЧИРЕН ЯШЕРГӘН ҮЛГӘН ДИ, УЯУ БУЛЫЙК, ХАКЛЫК ӨЧЕН СҮЗ ӘЙТИК, ЭНДӘШМИ КАЛЫП ИЛДӘ НАЧАРЛЫК АРТЫРГА МӨМКИН! БҮГЕН РУСИЯДӘ НОРМАЛЬ, СӘЛАМӘТ ҖӘМГЫЯТЬ ТӨЗЕП БУЛАЧАК, ЧЫН ЖУРНАЛИСТИКА ЯШИЯЧӘК ДИГӘН ӨМЕТ ТУДЫ! БУ БЕРДӘМЛЕКНЕҢ, ХАЛЫКНЫҢ КӨЧЕН КҮРСӘТКӘН ТАРИХИ ВАКЫЙГА ДУСЛАР! #иванголунов #журналист #урра #ирек #свобода #рөстәмисхакый #рустемисхаки

A post shared by 🌏⚡️TATAR TODAY порталы⚡️🌍 📢 (@tatar_today) on

Шимбә Голуновның җинаять эшен Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе полициясеннән Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү баш тикшерү идарәсенә күчерделәр.

 

 

Мәгълүмат Азатлык радиосы сайтыннан

Медуза порталы сайтыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий