«Мондый хәсрәтләрне берәүгә дә күрергә язмасын» — күп балалы гаилә яңа гына йортсыз кала

-- Alina

Кукмара районының Мәмәшир авылында алты балалы Мөхәммәдиевларның йортларына кинәт ут каба. Өй көлгә әйләнә. 

Лүзия апа ул көнне  өй мәшәкатьләре белән мәш килеп йөри. Ашарга пешерә, керләр юа. Ишегалдында йөргәндә янгын турында хәбәр итә торган җиһаз тавышын ишетеп куркып кала. Өй тулы балалар. Лүзия апа алты бала анасы. Бу көнне олы кызы Илзия кунакта була, калган балалар телевизор карап калалар.  Люзия апа балаларын җыеп тиз генә урамга чыга. Шул арада көтмәгәндә өйгә куе төтен тарала. Күз ачып йомганчы йортны ялкын били. Икенче улы, 17 яшьлек  Илсаф янгынны сүндерәм диеп, кабат өйгә кереп китә, тик аңын югалтып егыла. Ярый үги әтиләре Айнур вакытында балага ярдәм итә.

Янгын сүндерүчеләр бу күңелсез хәл кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип нәтиҗә ясаган. “Янгын келәттән башланган күрәсең, анда буш урын күп булгач, суыткычны да шунда чыгарып куйган идек. Агач йорт иске иде шул. 1970 елларда салынган. Барысы да көл булды. Кызганыч, бернәрсәне дә алып чыгарга өлгермәдек. Рәхмәт күршеләрем, авылдашларым ярдәм итә”, – дип сөйли Лүзия апа. Әлегә алар бертуган сеңлесе Илнарияләрнең йортында яшәп торалар.

– Алты бала белән апага болай да җиңел түгел иде. Язмыш тагын сынау бирде, шөкер үзләре исән-сау дип сөенәбез инде. Олы кызлары Илзия быел авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Тиздән чыгарылыш кичәсе узачак. Аны башкалар кебек матур итеп киендерәсе килә. Тиздән 1 сентябрь. Быел өченче балалары укырга керәчәк. Аны да мәктәпкә әзерләргә туры киләчәк. Шушы көннәрдә туганнарым иминиятләштерү акчасын алырга җыеналар. Битараф булмаган кешеләр, ипилек булса да ярдәм күрсәтеп тора. Барысына да зур рәхмәт. Мондый хәсрәтләрне берәүгә дә күрергә язмасын”, –  ди Илнария.

РЕКВИЗИТЛАР

Получатель: Мухамадиева Люзия Рашитовна

Счет получателя: 40817810762000450291

Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г.Казань

ИНН Банка получателя: 7707083893

БИК Банка получателя: 049205603

Кор/счет: 30101810600000000603

Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк): 4286100737

SWIFT-код: SABRRUMMNAI

Номер карты: 4817760116786744

 

 

Мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан

Бәйле