“Болгар кызлары” солисткасы Айгөл Зәйнуллина: “Балаларым янына якын килмәскә кушты»

-- Alina

12 июнь Айгөл Зәйнуллинаның улының туган көне. Әмма ана кеше баласын котлау түгел, күрә дә алмый.

“Болгар кызлары” солисткасының элекке ире, Тимур Шәрифуллин аның ике улын көч кулланып, куркытып, билгесез якка алып киткән иде. Ана хаман да балаларыннан мәхрүм.

Ә бүген исә, Айгөл Зәйнуллинаның улына 10 яшь тулган көн. Җырчы Инстаграм битендә улына җылы котлау сүзләре язган. Тимур Шәрифуллин элемтәгә чыгып, балалар янына якын килмәскә кушкан. «Хәтта телефон аша да котларга ирек бирмәде» дип яза Айгөл.

 

 

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллинаның Инстаграм битеннән

Бәйле