Синоптиклар куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтә

-- irina

Татарстан гидрометеорология үзәге куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтә. Җомга көнне, 14 июньдә, республика территориясендә урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә.

Иртәгә Татарстанда һәм Казанда болытлы, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр булуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан.

Төнлә республика буенча уртача алганда 2дән 7 градуска кадәр җылы булачак, урыны белән температура нульдән түбән булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылытыла.

Мәгълүмат " Бизнес Online»: https://www.business-gazeta.ru/news/427855 сайтыннан алынды
Фото: uainfo.org

Бәйле