Римма Никитина кемгә кияүгә чыга?

-- Alfia

// Tatar today //

Социаль челтәрләрдә: “Татар эстрадасының “зажигалкасы” Римма Никитина Мәскәү эшмәкәренә кияүгә чыга,” – дигән хәбәр таралды.

Аның тыңлаучылары җырчы Римманың туен рәсми рәвештә игълан иткәнен көтә. Өстәвенә, моңа этәргеч тә бар. Җырчы берничә тапкыр социаль челтәрләрдә шуңа карата “интрига”лы  комментарияләр белән фоторәсемнәр бастыра. Тик Римма кияүгә чыгарга планлаштырганын әлегә кадәр рәсми рәвештә расламый.

Хәзер җырчының туйга әзерләнүе билгеле. Ул сайлаган Мәскәү эшмәкәренең исеме әлегә хәбәр ителми.

Бу хактагы хәбәрне Римманың инстаграм битендә дә күрергә мөмкин. Язылучылары арасында моңа ышанмаучылар һәм битараф булучылар гына түгел, җитди комментарияләр язып калдыручылар да бар. Мәсәлән: “Үзең дә яхшы акча эшлисең, эчми, тартмый торган тыныч кына гади кешене табарга иде сиңа, — дигән эчтәлектәгесен язып калдырган бер тыңлаучысы.

 

Фото һәм мәгълүмат Римма Никитинаның инстаграм битеннән

Бәйле