Филүс Каһиров: «Үзебезнеке генә булган шәхси тормыш ул…» [әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Мәрьям Шәмсиева//

ДӘВАМЫ…

БАШЫ МОНДА Филүс Каһиров «алтын тавыш» иясе диюгә, Сабантуйларга фикерен белдерә. Җаваплары безне гаҗәпләндерде | Tatar Today — татар яңалыклары.

Менә сөйләп тә торасыз Филүс! Күпме мәртәбәле конкурслар лауреаты, лаеклы исемнәр һәм гадилек. Димәк бүген сүзебез, гадилекне кем ничек аңлый? Дустын бел диләр иң алда сөйләр кешеңнең, ә бу очракта мин инде кумирларын белик әле Филүснең дип әйтәсем килә.

Кайда гына булмасын, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кебек бөек моң ияләре аның телендә. Бик күп җырчыларның тормышында якты эзләрен калдырган бу аһәңле җырчыларның һәр киңәшен васыять итеп кабул итеп алган Филүс Каһиров үзенә. “Мин алар барган юлдан атлыйм, тик аларны кабатламыйм!”. Җир йөзендә ике Филүс булмаган кебек, ике Хәйдәр Бигичев та булмасын бик яхшы аңлый җырчы. Җырчының бөеклеге – аның гадилегендә! Шулай булгач, Филүс кебек гади булудан курыкмагыз иптәш җырчылар, тик “гади булам диеп, тамашачы белән җырчы арасында аралык булырга тиеш икәнлеген берүк онытмагыз”. Бу да җырчы сүзләре.

− Тамашачыдан бикле тормыш булырга тиешме дигән соравыгыз бик ошады әле. Бу мәсьәләдә мин тагын үз фикерем белән яшим. Беләсезме, артист тормышы болай да күз өстендә каш кебек, көне-төне халык игътибарында. Итәк җиңне җыеп йөрү дигән әйтем бөтенләй миңа кагылмый кебек. Ничек бар, мин шундый. Халык алдына мин җырчы булып чыгам. Шәхси тормышым турында артык сөйләргә яратмыйм: гаиләле, балалар үсә, өйдә, Аллага шөкер, тәртип! Үзебезнеке генә булган шәхси тормыш дип аңлыйм гаилә тормышын.

− Афишалардан соңгы араларда, төшеп кала башлаган бик тә кирәкле бер сүзне эзләп карыйк әле бергәләп Филүс?Җырчының исеме язылган, фотосы беркетелгән афишалар хәзер искитмәле. Баннерлар әллә каян, ерактан тамашага чакырып тора. Әмма бу җырчының концертын кем алып бара? Шул сорау борчый иде тамашачыны элек.  Җырчыны һәм аның белән җитәкләшеп диярлек йөрегән конферансьены көтә торган иде тамашачы.

− Кирәкле сорау, урынлы сорау. Соңгы 2-3 елда безнең афишада да югалды кебек бу сүз. Башка җырчылар бу сүзне эзләп тапкан кебек, мин дә эзләп таптым. «Җырчы+конферансье». Ошыймы шулай? Башка артистлар кебек үзем турында кирәген сөйли алам кебек тоелды миңа да. Җырчы җырласын, телгә оста сөйләсен дисез дә, җырчылар да «тел бистәсе» дигән исемне бик тә кызу темплар белән яулап баралар. Рәхәтләнеп сөйлим җыр язылу тарихларын, юмор хисенә дә алай саран түгелмен, кирәк чакта рәхәтләнеп көлдерәм, кирәк чакта күз яшьләре чыгартам. Тамашачы алдында үземне иркенрәк тотарга мөмкинлек бирә менә шушы «конферансье» дигән сүзне үземә беркетеп кую!

Ни дисең, җырчының теләге шундый, димәк бу сүзнең дә урынын таптык. Бу көннәрдә мин сезнең белән, иҗатыгыз, тормышыгыз белән яшәдем Филүс! Бөтенләй якын күреп белмәгән җырчы белән, телефон аша егерме минутлык сөйләшү нәтиҗәсендә, шулай да матур итеп гапләшеп утырып булган икән, рәхмәт сезгә. Киләчәк өчен вакламыйча саклагыз иҗатыгызны! Тормышыгызның халыкка кирәкле азмы-күпме иҗат битләрен ачтык сезнең белән!

Бәйле