//Tatar today //
15 июнь Җәвит Шакировның улы тышкы кыяфәтен үзгәрткән. Үзенең инстаграм битендә Искәндәр Шакиров февраль һәм июнь айларында төшкән фотоларын керткән. Беренчесендә ул 147 кг, ә икенчесендә 90 кг. “ 4 ай тир, 120 көн күз яше түгү. 2880 сәгатьлек кызу темп” дип, язган ул.
Нәтиҗә нык сизелә, әмма бу үлчәүдә Искәндәр туктарга уйламый, аның максаты 80 кг калу. “Миннән көлүчеләргә барысын да исбатлап күрсәтгәнмендер” дип, билгеләп үтә җырчы.
Шулай ук үзенең социаль челтәрләрендә Искәндәр Шакиров дөрес ябыгу турында еш кына яза да башлаган.
Мәгълүмат Искәндәр Шакировның Инстаграм битеннән, фото Вконтакте шәхси төркеменнән