Балалар чүп-чардан мәктәп төзи [видео]

-- Alina

// Tatar Today//

Гватемалада ике мәсьәләне бер юл белән чишкәннәр, ягъни мәктәпләрне чүп-чардан төзи башлаганнар. Димәк меңләгән баланың укырга мөмкинлеге бар, һәм пластик шешәләр саны да кими дигән сүз.

Бу технология чын мәгънәсендә Гватемалада яшәүчеләрне коткарган. 2012 елда җир тетрәве нәтиҗәсендә күп кенә мәктәпләр җимерелә.

Чүптән мәктәп төзү процессы 3-4 айга сузыла. Иң элек кешеләр ташлаган калдыклар җыела, ягъни пластик шешәләр, органик булмаган чуп-чар. Аннары шул шешәләр эченә чуп тутырыла. Балалар төзү материалларын җитештеркәндә, ата-аналар төзүчеләр вазифасын башкара.

Мәктәп төзү өчен 30-38 блок кирәк, бер блокта 145 шешә. Аннары алар үзара цемент белән ябыштырыла һәм мәктәп әзер була.

Бүгенге көндә чүптән төзелгән 144  мәктәп бар. Меңләгән бала белем алыр өчен 155 тонн чүп-чар җыйган.

 

 

Мәгълүмат Tok Media

Бәйле