«Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башланган», дигән хәбәр дөресме?

-- Alfia

// Tatar today //

18 июнь блогер һәм сәяхәтче Ксения Ховринаның тычкан бизгәге эпидемиясе һәм йогышлы авырулар белән шыгрым тулган хастаханә турындагы хәбәре Казан халкын куркуга салды. 8 июнь,  «Геройлар узышы»ннан соң, ул хастаханәгә шушы диагноз белән килеп эләккән. Кызның сүзләренә караганда, аның күп кенә иптәшләре, Горки-Әмәт урманына барып кайтканнан соң, чир йоктырган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында блогер хәбәренә җавап итеп, ашыгыч матбугат конференциясе уздырганнар һәм бездә геморрагик бизгәк белән авыручылар санының артуы юк, дип ышандырганнар.

«Бу минем хыялым иде — үзеңне сынап карау! Әлегә кадәр сыналам… Сак булыгыз, хәзер хастаханә шыгрым тулы, эпидемия бара, күпләр бу чирне Горки-Әмәт урманында эләктергән, чөнки урман тулы кимерүчеләр! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — дип кисәттә Ксения Ховрина үзенең инстаграм битендә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы иҗтимагый резонанс тудырган яңалыкка тиз арада ачыклык кертте.

— Геморрагик бизгәк белән авыручылар саны ел саен май-июнь айларында арта бара, чөнки шәһәр халкы табигатькә күпләп чыга. Әлегә бездә авыручылар саны уртача еллык күрсәткечләре дәрәҗәсендә, — дип ышандырды Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова вакытлы матбугат конференциясендә. — «Тычкан бизгәге» диагнозы куелган балалар әлегә юк. 8 июнь «Геройлар узышын»да бу чирне эләктергән кеше 16-17 июнь көннәрендә авырып китә алмый. Авыру организмга иртәрәк эләккән булырга мөмкин. Бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең инкубация чоры уртача ике-өч атна дәвам итә, 50 көнгә кадәр җитәргә мөмкин. Беренче симптомнарның тиз күренүе бик сирәк була, кешенең иммунитеты зәгыйфьләнгән яки авыру тиз арада уза торган очракларда гына. Кагыйдә буларак, тиз арада үтә торган авыру үлем белән тәмамлана. Без мәгълүматны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә сорадык һәм хәзер анда булган бөтен авыруларның республиканың төрле почмакларыннан икәнен һәм бер-берсе белән берничек тә бәйле булмавын ачыкладык. Шул ук вакытта аларның барысына да ахыргы диагноз куелмаган, аларны тикшерәләр.

Форсаттан файдаланып, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы тычкан бизгәге билгеләре турында сөйләде: ул гадәти авыру кебек  –  температураның күтәрелешеннән һәм тамак авыртудан башлана. Өченче көнгә тимгелләр өстәлә, бишенче-алтынчы көнгә бөер эше бозыла.

 

Фото tatar-inform, мәгълүмат   evening-kazan.ru

Бәйле