«Коткарырга кирәк!» — Рафинә Ганиуллина балачак хатирәсен искә ала

-- irina

Көн тудымы — әллә ниләр булыр төсле…

Куеныма былбыл килеп сыеныр төсле,

Куендагы шул былбылның моңнарында,

Бөтен дөнья рәхәтләнеп коеныр төсле (Фәнис Яруллин)

Шушы матур шигъри юллар белән популяр җырчы Рафинә Ганиуллина үзе белән 10-12 яшьләр тирәсендә булып алган вакыйганы бәян итә.

Ул җәйге каникулларда, Арча районы Кенәр авылындагы туганнарына кунакка барган. Флера апа исемле туганы белән әнисе чәй эчеп, сөйләшеп калган арада, Рафинә сеңлесе Резеда белән урамга чыгып китә.   «Берзаман, аяк киемнәребезне кигән арада, тәрәзә белән челтәр арасында бер ят кошның бәргәләнеп, чыгу юлын эзләгәнен күреп алдык, үтеп баручы песи дә сагайды, тырнакларын тырпайтты.. Кошны тиз арада коткарырга кирәк!!! Мин йөгереп килеп бу кошны тоттым: чыпчык түгел, песнәк тә түгел, кем икәнен дә белмичә иреккә очырдык!!! Соңрак без бу кошны энциклопедиядән эзләп табып шундук танып алдык, ул — Сандугач иде», — дип уртаклаша балачак хатирәсе белән Рафинә Ганиуллина.

Фото: @RAFINA/D 

Чыганак: @RAFINA/D

 

Бәйле