Вадимның җыр өчен 30 мең түләве гауга куптарды: Айдар Тимербаев һәм башкалар кушылды

-- Alfia

// Tatar today //

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның үзенең инстаграм битендә Россия авторлар җәмгыятенең Татарстандагы директоры Зөфәр Хәйретдинов белән авторлык хокуклары буенча килеп чыккан аңлашылмаучанлык турында сөйләвен  хәбәр иткән идек.

Шулай ук әлеге язмага Вадим Захаровның язылучылары да битараф калмавын һәм алар арасында татар дөньясында үз исемнәрен танытып өлгергән шәхесләрнең дә булуын әйтеп үттек. Сезгә әлеге шәхесләрнең кайберләренең фикерләрен дә тәкъдим итәбез.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин:

— Авторлык хокуклары буенча “наследниклар” бармы икән соң бу җырларга, братым?! Булса, бер сүз дә әйтмичә, түлисең инде, канун!

Композитор Айдар Тимербаев:

— Зөфәр Хәйретдинов Мәскәү өчен үзебезнең татар җырчыларыннан кычкыртып акча җыя, бары Мәскәү һәм, әлбәттә, үз кесәсен калынайтыр өчен. Чөнки ул җыелган акчаны авторларга тиешенчә түләми дәрәҗәсендә. Зөфәр Хәйретдинов бөтенләй оятсызлыкның теге ягында инде ул. Менә миңа, күп популяр җырлар авторы буларак, сонгы ике елга 1800 сум акча күчерделәр. Ә бу ике ел эчендә минем 31 җырым премия яулады. Күпме җыр радио-телевидениеда яңгырады. Алар өчен дә Зөфәр Хәйретдинов компаниясенә акча күчерелә. Күпме концертлардан акча җыеп алды… Ә миңа ике елга 1800. Инде мин моны сүз итеп сөйләп тә йөрмәс идем, әгәр Зөфәр Хәйретдинов оятсыз рәвештә Вадим дустымны шулай рәнҗетмәгән булса. Вадим бит әйтте аңа “Зөфәр абый, тиешле 5 процентны (6-7 мең тирәсе) түлим, мин каршы түгел бит”, дип. Юк, аңа 30 мең кирәк булды. Бик кызык… Бу акчаны кая куяр икән ул. Точно авторларга түгел инде анысы. Бу концертта Вадим минем 12 җырымны башкарды. Мәскәүләр рәхмәт әйтер инде үзенә, премия дә эләгер әле бәлки… Ләкин оятын кая куяр икән?

Гармунчы Әлфис Галиуллин:

— Җыр нәрсә өчен языла икән ул?! Җырлар өчен! Элеккеге, югалып бара торга ретро-җырларны яңадан торгызып, аранжировка эшләтеп җырлау, миңа калса, бу халык күңелендә тагын бер хатирәләрне искә төшерү генә! Хәзер менә шушы компанияләр бизнес ачтылар да, талаудан кала эшләре юк. Яңа җырларга, яңа җырлаучыларга бәйләнсеннәр! Инде 100 ел элек язган җырга бәйләнергә ни хакы бар ул компанияләрнең? Мин менә баянга җыр яздырып кертәм. Хәзер нәрсә анысы ярамый мени? Халык күңеленә кергән җырларга беркемнең дә тияргә хакы юк, үлгән кеше кире кайтмый, җыры кала, һәм ул яңгырарга тиеш – минем фикер шул.

 

Шагыйрә, җыр сүзләре авторы Гөлүсә Шаһбан:

— Бөтен бәла законнарны белмәүлектән, үзебезнең хокукларыбызны яклый белмибез…

 

Мәгълүмат Вадим Захаровның инстаграм битеннән

 

 

 

 

Бәйле