Татарстанда шәхси йорттагы янгын вакытында 2 бала һәлак була [видео]

-- Alfia

Бөгелмәдә төнлә бер катлы шәхси йорттагы янгын вакытында ике бала һәлак була. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рабочая урамындагы янгын турында хәбәр 20 июнь көнне 01:15 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр такта янкорма һәм түбә такталарының януын ачыклый. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, җирле халык яна торган йорттан хатын-кызны тартып алырга өлгергән, әмма эчтә  тагын ике бала калган — алар һәлак булган.

Янгын сүндерүдә 19 кеше катнашкан һәм 8 техника файдаланылган. Янгын килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре алып барыла.

 

 

Мәгълүмат business-gazeta.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий