Дмитрий Шепелов пычрак комментарияләргә җавап кайтара [видео]

-- Alina

15 июнь Жанна Фриске вафат булган көн. Артисканы искә алып телевидениядә аңа багышланган ток-шоу чыкты. Анда аның әтисе белән әнисе дә катнашты. Фриске гаиләсе үзләренең “авырткан” темасын да күтәрде. Жанна Фриске вафат булуга ук аның элекеге ире Дмитрий Шепелов улын алып китә һәм әби белән бабасына күрсәтми. Җырчының әти-әнисе Шепеловка аларның оныкларын алып китүенә һәм аралашырга ирек бирмәгәнгә хаман рәнҗиләр. Эфир бетү белән Дмитрий Шепеловка начар комментарияләр ява башлаган.

“Кайберәүләр телевизорны күп карап, начар комментарияләр яза башладылар. Беләсезме, мин шундый бер кызык төр язучыларым бар. Алар миңа төрле начар, ямьсез сүзләр язалар, мәсәлән, “утта ян, җәһәннәмгә олак, үл” һ.б. Ә Инстаграм битләрен ачып карасаң, алар гадәти аналар булып чыга. “Ике бала әнисе” дип язып куелаган, фотоларында да балалары, чәчәкләр, эт-песиләр генә. Аерма зур, әйе бит? Кызык, ә өйдәгеләре бу ханымнарның буш вакытларын ничек үткәрүләрен беләме икән?” дип, җавап кайтара Дмитрий.

Шулай ук ул вакытны мәгънәсез нәрсәләргә сарыф итмәскә куша, барыбер үзенең шәхси тормышы турында сөйләмиячәген дә белдерә.

 

Мәгълүмат Дмитрий Шепелов Инстаграм битеннән

Бәйле