«Бал кортлары чагып бетерде, кызлар тирестә аунады»: җырчы Айдарга нинди клип төшерәләр? [видеорепортаж]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Шушы көннәрдә җырчы Айдарның «Бәхетемне килә табасым» җырына клип төшерү эшләре бара. Съемкалар барган урыннарның берсендә без дә булып кайттык, Айдарның үзе, клипта катнашучылар, төшерүчеләр белән аралаштык. Бу күңелле мизгелләрне, эш барышының берничә өлешен, Айдар белән әңгәмәне безнең репортаждан карый аласыз.

Авылда клип төшерү — Айдарның күптәнге хыялы булган икән, шуңа күрә, бу сюжетка бик теләп ризалашкан. Ә сюжет буенча ул кызлар гына яшәгән авылга рәис булып кайта һәм аларны үзенә гашыйк итә. Бу кызлар арасында егет йөрәгендә урын өчен көрәш башлана.

Сүз уңаеннан, клипка кызлар эзләве хакында Айдар Инстаграмында хәбәр иткән иде. Шуңа күрә актрисаларның күбесен Айдар үзе сайлаган.

Клип кызыклы, көтелмәгән күренешләр белән баетылган. Аларны уйлап чыгаручылар, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүче — Alfavizion group төркеме егетләре.

Бәйле