Бүген бик гади бер көн. Башка көннәрдән ул бер ни белән дә аерылмый. Кояшлы җылы язгы көн. Гадәттәгечә эшемә ашыгам. Автобус тәрәзәсенә карап, тирән уйларга чумам. Бүгенге уйларым һөнәремә бәйле. Әйе. Мин кечкенәдән даруханәдә эшләргә хыялландым. Кешеләргә ярдәм итү теләге дә, гаиләм өчен файдалы була алуым да бу һөнәрне сайларга этәргеч булды. Ләкин сүз башым ул хакта түгел иде.
Ак халатымны киеп, сменамны кабул итеп алып, эшкә керештем. Ишектән тонык күзле, бик моңсу карашлы кырыклар тирәсендәге хатын-кыз килеп керде. Көчкә сөйләшә, тавышы калтырый. Яхшы тынычландыргыч дару сорады. Ә мин үз чиратымда, аңлатып, сөйләп аңа киңәш иттем. Бер төр даруда тукталдык. Сүз арты сүз китте, кеше дә булмау сәбәпле безнең тирән эчтәлекле әңгәмә башланды. Керфекләрен, карашын аска төшереп, яңа танышым сүзен башлады.
«Мин гаиләдә бер кыз, иркә булып үстем. Үз теләгемә һәрвакыт ирешә идем. Беркайчан да бер ни дә туктата алый иде мине. Моннан 5 еллар элек мин үзем хыялланган кешене очраттым. Моңа кадәр кияүгә чыкмый нәкъ аны көткән йөрәгемне — моны тиз аңладым. Танышуыбыз да очраклы булды. Фатирыма яңа кафель сайлап йөргәндә кибеттә очраштык. Сөйлашеп киттек, ул миңа сыйфатлы кафель сайларга ярдәм итте. Узе дә төзелеш өчен кирәк яраклар алып йөри икән. Кирәк-яракларны алып, бергә кәһвә эчәргә булдык. Йөрәк дөп-дөп тибә. Эчтә күбәләкләр диләр бит, менә бу нәкъ шул очрак. Киләсе атна тылсымга тиң иде. Сөйләшеп сүз бетми, кәеф күтәренке, ир уртасы кеше, миннән бер яшь зур. Ике атна узгач, ул миңа тәкъдим ясады. Тик бу гади тәкъдим түгел иде. Аның өйләнгән булуы ачыкланды. Әле алай гына да түгел, 3 бала әтисе! Тик гашыйк йөрәкне берни туктата алмады. Ул мөселман, исламның кануннарын үтәп яшәүче. Миңа икенче хатын булып кияүгә чык диде. Башта бу хәбәр башыма сыймады. Ничек инде?! Бәхетле итәм дигән сүзләренә ышандым бит. Берни куркытмады, туктатмады ул чакта. Өйләнештек. Хатыны бик ярсып елады, мин моны бик яхшы белә торып, барыбер үземнең максатыма зур адымнар белән атладым. Ул ике айга бер, берничә көнгә кайтып йөрде.
Ә минем аны җибәрәсем килми иде. Шулай ул кайтып киткән бер атнада үземә сүз бирдем: ул минеке генә булачак, мин аны беркем белән дә бүлешергә әзер түгел! Ул китү белән иптәш хатынымнан бер сихерченең адресын сорадым. Тиз җыенып киттем янына. Сихерче минем кабат-кабат кисәтте: син максатыңа ирешәчәксең, тик бу золым синнән дә берәр нәрсәңне алачак, бик кадерле берәр нәрсәңне! Ул вакытта миңа барыбер иде.
Әйе, ул бары тик минеке генә булды. Хатынын да, балаларын да онытты. Шулай яшәп киттек.
Моннан ярты ел элек минем нык баш авыртулары күзәтелә башлады. Алар көчәйгәннән көчәя генә бардылар. Ә сәбәбен табиблар ачыклый алмады. Бүген табиб анализларымны карап, миңа хөкем чыгарды: баш миеңдә яман чир, ягъни рак! Менә кемгә кирәк мин хәзер?!
Көннән көн сулам, ямьсезләнәм, авырулар көчәйгән вакытта бик усал һәм нервлыга әйләнәм, кычкырам. Ә ул үзенең гаиләсенә кайтып йөри, күп вакытын алар белән үткәрә…
Беләм, кисәттеләр мине… Ә мин тыңламадым. Үзем гаепле! Җәллисе дә юк. Сеңлем, син язам дидең, менә шушы хәлне яз әле, берүк башкалар минем ялгышны кабатламасыннар! Сабак булсын! Бик үкенеч хәлдә калулары бар. Кеше араларына берүк керә күрмәсеннәр!” дип, яңа танышым сөйләмен тәмамлады. Ә мин тирән уйларга чумдым. Безнең дә баштан үтте бит шул хәлләр. Мин, әлбәттә, беркемгә дә начарлык теләмим. Һәм, әлбәттә, мондый бәя белән түгел, тик ышанам, безнең дә әти бер булса да безне искә алып, чын-чынлап сагынып кайтыр…
Тормыштан алынып язылды.
Май, 2019
Мәгълүмат Аделина Кояшлы Инстаграм битеннән