Кемгә җир җиләген ашарга ярамый?

-- irina

Җәй җитү белән бакчаларда һәм кибет киштәләрендә җир җиләге пәйда була. Әлеге тәмле һәм сусыл җимеш сәламәтлеккә файда гына түгел, ә зыян да китерергә мөмкин.
Барыннан да элек, аллергиягә дучар булучыларга җиләктән тыелырга кирәк. Ул көчле аллерген булып тора. Шуңа күрә аны йөкле хатыннар, балаларны имезүче әниләр рационына кертергә киңәш итмиләр.
Өзлегүләрне булдырмас өчен аллергия белән бәйле беренче билгеләр турында истә тотарга кирәк, алар — тиредәге тимгелләр, авыз куышлыгы шеше, томау һәм төчкерү.

Фото: zdorovie.ru

Чыганак: zdorovie.ru

Бәйле