Винарис Ильегет нинди яңа сулыш турында сөйли? Нәрсә үзгәртмәкче?

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Винарис Ильегетнең яңа проект булдырып, концертлар оештыруы турында ишеткәч, аның белән элемтәгә кереп, үзебез барысын да белешергә булдык. Җырчы чыннан да яңа концерт сезонына планнар корып, «Йолдызлы хит-парад» концертын оештыру белән мәшгуль икән. 

«Бу бик көчле, кызыклы, яңа сулышлы проект. Ул 3 ел элек оешкан иде, аннары бераз туктап торды. Хәзер исә без яңадан ныклап эшли башладык. Әлеге проектны күпләр үз итеп өлгерде, оештыруда үзебезнең телевидения, радиода да, Россиянең башка шәһәрләрендә дә ярдәм итәләр.

Бу проектта тамашачы яраткан артистлар катнашачак, концертлар өчен генә язылган сценариебыз булачак, махсус сәхнә киемнәре тектереләчәк.  Шулай ук концертлар ике республиканы тоташтырачак, алар Башкортстан һәм Татарстанда узачак», дип уртаклашты җырчы Винарис Ильегет.

 

Бәйле