Зыянсыз гадәтләр дә яман шеш авыруын китереп чыгарырга мөмкин

-- irina

Яман шеш авыруыннан 100 процент коткарып кала торган стратегия, кызганыч, әлегә кадәр юк. Бу өлкәдә шөгыльләнгән белгечләр үткәргән күптөрле тикшеренүләр шуны күрсәткән: кайбер зыянсыз гадәтләр авыруны китереп чыгару мөмкинлеген арттыра. Тикшереп карагыз, сездә ул гадәтләр юкмы? Бар икән – алардан тиз арада арыну кирәк! 

Баллы ризыкка мөкиббән китү 

Шикәр комының зыяны һәм аны ашау-ашамау хакындагы мәгълүмат тирәсендәге бәхәсләр берничә ел гына бармый инде. Ләкин шуны билгеләргә кирәк: шикәрне артык күп ашау күкрәктә яман шеш китереп чыгару мөмкинлеген арттыра. Галимнәр шикәрдән баш тартырга киңәш итә. Аның урынына «натураль» баллы ризыклар ашау файдалы. Мәсәлән, шул ук җиләк-җимеш.

Кайнар чәй эчү 

Өреп-өреп кабып, кайнар чәй яки каһвә эчәргә яратасызмы? Ләкин уйлап карагыз әле: «Халыкара онкология» журналында басылган соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайнар эчемлек эчү үңәчтә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Үңәч стеналарын әледән-әле кайнар су белән ярсыту рак күзәнәкләрен үстерү мөмкинлеге тудыра.

Төнлә эшләү 

Төнлә эшләгән кеше яман шеш авыруы белән чирләячәк дигән фикер тулысынча расланмаган раслануын. Тик бу мәсьәләгә кагылышлы аз санлы тикшеренүләр әлеге фактны раслый гына. Галимнәр фикеренчә, мондый эш графигы иммунитетны төшерә, организмда ялкынсыну мөмкинлеген арттыра. Йокысыз төннәрдән баш тартырга тырышыгыз.

Аз хәрәкәтләнү 

Аз хәрәкәтләнү организмга көне буена бер-ике кап тәмәке тартып бетергән кебек үк начар тәэсир итә. Яман шеш авыруы китереп чыгару куркынычы тудырган гадәтләр арасында ул соңгы урыннарда түгел. Эш шунда: күзәнәкләргә кислород җитми. Аз хәрәкәтләнгән саен күзәнәкләргә ул әзрәк килә. Спорт белән шөгыльләнегез! Вазыйфагыз утырып эшләүдән гыйбарәт икән, көн дәвамында берничә тапкыр гимнастика ясап алыгыз.

Артык авырлык

Артык авырлык, билгеле, гадәт түгел. Шулай да ул үңәч, ашказаны асты бизе, эчәклек, сөт һәм калкансыман биздә ямаш шеш авыруы китереп чыгару куркынычын арттыра. Артык авырлык эстроген гормонын күп итеп эшләтеп чыгарта. Шул рәвешле, организмдагы табигый гормоннар балансы үзгәрә. Ә бу исә ялкынсынуларга, яман шеш авыруларына китерә.

Поливитаминнар һәм БАДлар белән артык мавыгу 

Күп куллану – яхшы дигән сүз түгел, бигрәк тә витаминнарны! БАДлар һәм витамин комплекслары организмда микроэлементлар кытлыгы булганда гына файдалы. Моның өчен җитди медицина тикшеренүләре узарга кирәк. Без, гадәттә, витаминнарны, үз белдегебез белән генә кабул итә башлыйбыз. Ә бу  яман шеш күзәнәкләре үстерүгә китерергә мөмкин.

Фото һәм мәгълүмат Сөембикә журналыннан алынды

Бәйле