Үксез бозауның авызы ашка тисә, борыны каный дигәннәр борынгылар. Балалар йортларыннан 100 ятимнең гаиләләргә тәрбиягә алынып, төрле сәбәп белән кире кайтарылуын белү миңа бик авыр тәэсир итте. Инде бер мәртәбә үзе өчен бик якын, кадерле туган өеннән (нинди генә иске, ярлы, ямьсез булса да, иң әйбәт өй синеке бит, әле ул өең генә түгел, туган җирең дә), әти-әниеңнән аерылып чыгып китеп, йөрәгең яраланганнан соң, кайтып керер җирем бар, ашарыма әзер, авырлык килгәндә яклаучым бар дип яшәп ятканда, тагын йөрәкләре яраланып балалар йортына әйләнеп кайтканнар бичаралар…
Дөрес, чит баланы үзеңнекедәй якын күреп, яратып та булмыйдыр, балага да чит апа белән абыйны әти-әни дип кабул итүе кыендыр. Мин болай килеп чыгуына кем гаепле икән дип хөкем итәргә җыенмыйм анысы, тик шулай да, ятимне тәрбиягә бирер алдыннан, аны үз канаты астына сыендырырга теләгән гаиләне энә күзеннән, җиз иләктән үткәрәләр бит. Күрәсең, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр.
1980-82 елларда Сәрия апа тулай торакта комендант, Наил абый сантехник булып эшли иде. Тату, матур гына яшиләр, тик ни сәбәпледер балалары юк иде. Бервакыт “Сәрияләр балалар йортыннан бала алганнар икән” дигән сүз чыкты. Берничә елдан соң ул баланы әтисе үзе белән мех фабрикасына эшкә алып килде. Ябык кына үсмер малай, күзләре дә начар күрә, сөйләшүе дә авырдан гына, йөрүе дә кимчелекле: аяк очларына гына басып йөргән кебек. Кыскасы, күзгә күренеп торган авыру бала инде. Чирләренең барысын да дәвалый алмасалар да, авыр йөк күтәреп эшләүдәнме, Фаилнең үкчәләре җиргә тиде. Сәрия апаның ул баланы ничек яратканын, аңа ничек каравын күрсәгез икән!? Әйтерсең алдында иң матур егет басып тора! Үзе матур булмаса да кешелекле бала иде Фаил. Аннан соң Сәрия апа яңа туган кыз бала да алды әле, анысы белән декрет ялы да бирделәр аңа. Кызына Наилә исеме куштылар. Ул да үсеп, ялгышмасам, Арчада педагог һөнәре алып чыкты. Хәзер кайда яшидер, белмим.
1990 еллар килде, дөнья болганды, эшләр бетте. Фаил дә эшсез калды, әтисе белән әнисе дә үлеп китте. Тәмам гаҗизләнгән, кабат ятим калган егет, чарасызлыктан, ялгыш гамәлләр дә кылды. Әти-әниcе исән вакытта кадерле, караулы-тәрбияле иде дә бит… Ялгыз озак тора алмады, вафат булды. Мин аның турында еш кына уйлыйм: бу баланы тудырган ана улын гомергә бер исенә алдымы, аның өчен бер генә мәртәбә дога кылдымы икән?.. Әллә ул аны читтән генә күзәтеп тә йөргәндер, кем белә бит… Нинди фаҗига – син ту, үс, яшә һәм якты дөньяда беркемең дә булмасын…
Мин яшәгән йорт белән янәшә балалар бакчасы бар иде, заманга яраклаштырып, аннан приют ясадылар. Авыр хәлдә калган балаларны шунда урнаштырдылар. Ул тирәдән үткәндә һәрвакыт тәмле ризык исе килә иде. Әле ул елларда азык-төлек тә хәзерге кебек иркен түгел. Күрше хатыны шунда пешекче булып эшли. Сүз иярә сүз чыгып: “Син ул балаларны гел сыйлап кына торасың ахрысы?” – дип сорагач, ул: “Әйе, алар менюны карап кына торалар, бер ашауны үзгәртеп кенә кара, күрерсең аннары!” – диде күршем. Начар яшәделәр дип әйтәсем килми, атна саен мунчага, спорт ярышларына да алып бардылар. Ләкин, ни генә дисәң дә, үз әниең кирәк шул, әнине беркем, берни алыштыра алмый, бала чакта иң матур, иң әйбәт әни синеке була бит ул. Приютта яхшы яшәсәләр дә, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый дигәндәй, монда да булды андыйлар.
Уйлый китсәң, уйлар әллә кайларга барып тоташа. Минем танышлар арасында да тәрбиягә алынган уннан артык бала бар икән. Андый балаларны үстергәндә дә төрлесе була торгандыр инде. “Үксез бозау асрасаң – авызың-борының май булыр, үксез бала асрасаң – авызың тулы кан булыр” дигән бит борынгылар.
Бер яза башлагач үземнең иремне дә языйм әле. Ул да үсә төшкәч балалар йортына эләккән. Әтиләре сугышка киткәндә 3 бала калганнар алар. Әтиләре ут эченнән бик каты чирләп кайткан. Алга таба яшәрлек өмете калмаган. Шулай да сугыштан соң тагын бер малайлары туган, тик ул дөньяга аваз салганчы ук әтиләре дөнья куйган. Иптәшем: “Әти минем кулда үлде, торып утырырлык та хәле юк иде, нәрсәдер ашатып маташам, “эһ!” кенә итте дә үлеп китте”, – дип сөйли иде. Әниләре 4 бала белән тол калган. Олысы колхоз эшенә чыга башлаган. Тик нәрсә биргәннәр инде аның эшләгәненә?.. Әниләренең авыр хәлен, әйтеп-сөйләп кенә бетерерлек тә түгел: “юк”тан башка бернәрсә юк. Беркөнне иптәш хатыны белән сөйләшкәндә үзен-үзе белештермәс хәлгә килгәнче әрнеп-үксеп елаган ул. Аннан, җиргә тезләнеп: “Әй, Ходаем! Нигә минем җанымны алмыйсың соң син, коткарсана!” – дип Аллага ялварган. Күкләргә барып ирешкән аның ялварулары: матур, аяз көнне гадәттәгечә күз яшьләренә чыланып, 3 айлык баласын имезеп утырганда яшен чыгып, минут эчендә баланы бер якка, әнисен икенче якка тотып аткан. Балага берни булмаган, ә ана кеше үлгән… Минем ирне дә яшен бәргән, тик аны җиргә күмеп куйганнар һәм ул терелгән.
Әтисезне – кияү, әнисезне килен итмә дисәләр дә, ике ятим яшәдек инде. Гомер иткәндә төрлесен күрдек. Үткәннәр үкенечле булса да, кирегә юллар юк. Баланы кем тудырган – шул үстерсен, тәрбияләсен, яратсын. Үскәч балалар да әти-әниләренә хөрмәтле булсыннар иде.
Фото: novosib-room.ru Чыганак: Татарстан Яшьләре