Казанда кичә иртән “Соболь” йөк машинасында “Альпари” компаниясенең 44 яшьлек шоферын табып алалар.
Ир-атны 15 июньнән башлап эзли торган булганнар, 26 июнь аның эзенә төшәләр.
26 июнь иртәсендә ул Качалов урамы, 82 нче йорт янында үзенең йөк машинасында табыла. Ул вакытка аның үлгәненә 2 атна чамасы булуы ачыклана.
Хәзерге вакытта ир-ат үлеменең сәбәбе ачыклана, тикшерү эшләре алып барыла.
Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан