Табиблар кая киткән соң?..

-- irina

Чирләп китсәк, иң беренче яхшы табиб кулына эләгергә тырышабыз. Чөнки табибның тәҗрибәле булуы бик мөһим. Тик кызганычка каршы, дәүләт поликлиникасына яки дәваханәгә барсаң, табиблар җитешмәвен күрәсең. Бик мөшкел хәлгә җитсәң дә, сиңа кирәкле табиб әгәр поликлиникада юк икән, “язылыгыз, фәлән атнадан яки бер айдан чират җитәчәк” дигән җаваптан тыш, башка төрле ярдәм күрсәтә алмаячаклар.
Ә кая киткән соң табиблар? Ник алар җитешми? Юкса, медицина уку йортларының һәркайсына укырга керү өчен бер урынга 10-15 кеше туры килә. Укып бетергәч, алар кая булалар соң? Сез дә минем кебек уйлыйсызмы? Медицина вузларына конкурслар зур булса да, аны тәмамлаучыларның яртысыннан күбрәге дәүләт медицина учреждениеләренә барудан баш тарта. Аларның күпчелеге дару, медицина җиһазлары сату белән мәшгульләр, үз һөнәрләренә тугры калганнарының да күбесе  шәхси медицина үзәкләрендә эшли. Андый үзәкләрнең артуы яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрне хәтерләтә. Чирле кешегә кайбер очракларда шул түләүле клиникаларга барудан башка чара калмый. Ә анда, син ишектән күренгәч үк колачларын җәеп,елмаеп каршы алалар, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Беренче тапкыр консультация якынча 1500 сум тора. Ә аннан түләп анализлар тапшырасың, аппаратларда тикшерүләр үтәсең, дарулар өчен дә байтак чыга. Акчаң гына җитсен. Менә шундый түләүле шәхси медицина үзәкләрендә безне көтеп утыралар инде дәүләт поликлиникаларында без күрергә теләгән табиблар. Аларның күбесе югары категориялеләр, медицина фәннәре кандидатлары. Һәр табиб үз дәрәҗәсенә туры килердәй игътибар бирелүен, хезмәт хакы алуны тели. Бүгенге көндә мондый тәкъдимнәрне шәхси клиникалар гына ясый ала. Әлбәттә, дәүләтебез бүгеннән мондый шартлар тәкъдим итә алмый, әмма киләчәккә зур планнары турында еш сөйли.
Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагын шәхси контрольгә алуы турында белдерде һәм республика сәламәтлек саклау тармагын илдә алдынгылар рәтенә чыгару максатын куйды. Республика халкының 40 проценты авылда яши. Республика районнарындагы дәвалау учреждениеләрендә дә медицина кадрлары җитми. Радий Хәбиров бу юнәлештә эш башланды, чаралар күрелә, дип ышандыра. Элек мондый проблема булмаган, чөнки уку йортларында белем алган студентларны практика үтү өчен районнарга җибәргәннәр, ә диплом алгач – юллама белән шунда эшкә кайтканнар. Мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителгән. Бүгенге көндә яшьләрне авылларга җәлеп итү алымы башкачарак. Беренче урында торак мәсьәләсе тора. Дәүләт җитәкчеләре бу якны кайгыртырга сүз бирә. Ә зур шәһәрләрдә табиблар җитешмәве ничек хәл ителер икән? Хезмәт хакларын арттыру һәм тиешле шартлар булдыру бер көнлек кенә эш түгел. Ә чир бит көтеп тормый…

Фото: healthy-kids.ru

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле