Казанда «Альпари» компаниясе шоферының үле гәүдәсе 2 атна йөк машинасында яткан

-- Alfia

Казанда кичә иртән “Соболь” йөк машинасында “Альпари” компаниясенең 44 яшьлек шоферын табып алалар.

Ир-атны 15 июньнән башлап эзли торган булганнар, 26 июнь аның эзенә төшәләр.

26 июнь иртәсендә ул Качалов урамы, 82 нче йорт янында үзенең йөк машинасында табыла. Ул вакытка аның үлгәненә 2 атна чамасы булуы ачыклана.

Хәзерге вакытта  ир-ат үлеменең сәбәбе ачыклана, тикшерү эшләре алып барыла.

 

Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан

Бәйле