«КАРАШ» төркеме: «Татар эстрадасы өчен бу яңалык һәм без бу яңалыкны кертүебезгә шатбыз…»

-- Гузель

//Tatar today//

Күптән түгел «ПРОДВИЖЕНИЕ» иҗат студиясендә оешкан «КАРАШ» төркеме татар эстрадасында уңышлы гына чыгыш ясап, танылып килә. Шуның белән бәйле рәвештә, бу төркемгә карата берникадәр сораулар да туа. Шундыйларның берсе — егетләрнең нинди жанрда җырлаулары турында. Чөнки бии-бии җырлаучы төркем эстрадада яңа күренеш. Озакка сузмыйча, без бу сорауны егетләргә бирдек. Иҗатларын нинди жанрга кертүләрен белештек. 

«Соңгы арада безне еш К-рор жанры белән чагыштыралар. Моны аңларга да була, чөнки моңарчы татар эстрадасында тере тавышка җырлап, хип-хоп стилендә биюче төркемнәр юк иде. Хәзер дөньякүләм шоу-бизнесында К-рор көчле дулкын, феномен булу сәбәпле, күпләр төркемебезнең нигезе корея шоу-бизнесыннан алынган дип уйлый. Ләкин безне К-рор дип атап, алар ялгышылар.

К-рор жанры артисты булу өчен, беренчедән, корея телендә җырларга кирәк. Чөнки “К-рор” төшенчәсе корея поп-музыкасы дигән сүзләрдән барлыкка килгән, димәк корея телендә башкарылган җырлар. Дөньяда шулай ук С-рор (кытай поп-музыкасы), J-pop (япон поп-музыкасы), Q-pop (казах поп-музыкасы) һәм башка бик күп төрле жанрлар бар. Алар бер-берсеннән стилистика һәм, иң мөһиме, телләре белән аерылып торалар. Шуңа күрә безнең хакта К-рор дию дөрес булмас.

Икенчедән, музыкаль төркемнәр бик күп еллар элек, әле дөньяда К-рор төшенчәсе булмаган вакытта ук барлыкка килгәннәр. Шул ук The Beatles, ABBA, Backstreet Boys, N’sync, Рәсәй эстрадасына килсәк, Иванушки кебек төрле төркемнәр искә төшә. Безнең татар эстрадасы өчен генә җырлап биюче төркем яңалык һәм без бу яңалыкны кертүебезгә шатбыз. Әлбәттә, безнең бу эшне хурлаучылар бар, ләкин хуплаучылар да җитәрлек. Социаль челтәрләрдә “Әйдәгез, татар шоу-бизнесын үстерегез, татар телен танытыгыз, Т-рор жанрын барлыкка китерегез” дип язалар. Бу, әлбәттә, куандыра. Һәм без безгә ышанган тыңлаучыларыбызның өметләрен акларга тырышачакбыз.

К-рор-ка килгәндә, без аларның үсешләре, җиңүләре белән илһамланабыз. Чөнки әлеге жанрның җырчылары аркасында бар дөнья корея теле һәм менталитеты белән танышты. Ник соң мондый күренеш татар җырларына хас булмаска тиеш?», диде «Караш» төркеме егетләре.

Бәйле