Бүген Тямаевлар гаиләсенә зур шатлык килгән көн

-- Alfia

// Tatar today //

28 июнь — Фирдүс Тямаев һәм Резедә Әхмәтвәлиеваның уллары Раян туган көн. Алар икесе дә үзләренең инстаграм битләрендә улларына иң изге теләкләрен язып калдыралар.
«Төнге сәгать 12. Бик авырсынып йөргәч, сеңлем такси белән мине бала тудыру йортына илтеп куйды. Елый-елый калдым сеңлемнән. Бик нык авырту белән 4 сәгать тә үтеп киткән. Күк күкрәп, яшен яшьнәп яңгыр ява. Иртәнге 4 тә улым Раян бу дөньяга аваз салды. Шатлыгымнан еладым. Бала тапканнан соң, әз генә тәрәзәне ачтылар. Ул hаваның сафлыгы, аңлатып бетермәслек… Күкрәккә сыймады. Белмим ник шулай тоелды икән ул?!» — дип яза Резедә.

Ул көнне шундый гадәти нәрсәләр дә аңа шатлык биргән. Резедә улына дөньядагы барлык изге теләкләрне юллый. Фирдүс Тямаев барлык әйтелгән теләкләрне шундый матур сүзләр белән төгәлләп куя: «Кадерле улым, сез икегез -минем горурлыгым, Тямаев нәселен дәвам итүчеләр! Телегезне, динегезне сатмагыз, әти-әнине хөрмәт итегез, туганнарыгыз белән бергә яшәгез, дусларыгыз нык булсын, чын ир-ат булып үсегез!»

 

Мәгълүмат Фирдүс Тямаев һәм Резедә Әхмәтвәлиеваның инстаграм битләреннән

Бәйле