Мәрхүм Шәфәгать Cалиховның кызы: «Әти миңа имтиханда булышты»

-- irina

Танылган баянчы, фаҗигале төстә гомере өзелгән Шәфәгать Cалиховның кызы Миләүшә тугызынчы сыйныфны тәмамлап, кичә аттестат алган. Әлеге шатлыгы белән ул инстаграмда бүлешкән.

– Аллага шөкер, буген аттестат алдым! Тугызынчы классны тәмамладым. Имтиханнарны әйбәт кенә биреп чыктым ( 4 һәм 5). Һәр экзаменның башында әтидән һәм Алладан тел ачкычларын сорадым. Минемчә, әти мина булышты, шундый уйлар килә мина. Һәрвакыт минем янымда йөри. Әнигә бик зур рәхмәт минем янымда булган өчен, минем ин якын таянычым…
Выпускнойда минем булды. Бөтен сыйныфташлар әниләре белән килде, ә мин әти белән килер идем… Хәзер инде аттестатны алгач, колледжка керергә кирәк. Уйладым уйладым да, музыка факультетына керергә уйладым, — дигән Миләүшә.

Ә ахырдан сүзен музыка юнәлешен сайлаган өчен әтисе дә куаныр, дип тәмамлаган.

Бүген куйган постында Миләүшә аңа теләгән изге теләкләргә, әтисенең инстаграмдагы битен күзәтеп барган һәм аны онытмаган кешеләргә рәхмәтен белдергән.

Фото һәм мәгълүмат Шәһри Казан сайтыннан алынды

Бәйле