Казанда, Себер тракты урамындагы фатирда, 45 яшьлек ир пыяла шкаф ишегенә егыла һәм, пыяла кыйпылчыкларына муены киселеп, һәлак була.
Кичә кич якынча 21:30 сәгатьтә ир-ат үз фатирында шкафның пыяла ишегенә егылып төшкән. Кыйпылчыклардан аның муены берничә җирдән яраланган, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Әлеге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.
Мәгълүмат prokazan.ru сайтыннан