Россиялеләр бензин артыннан Казахстанга йөри, анда ул 2 тапкыр арзан ди [видео]

-- irina

Казахстан чигендә яшәүче оренбурлылар бензинада акчаны ничек янга калдыруны уйлап тапканнар. Алар күрше илгә ягулык салу өчен йөри.

Иң кызыгы шунда: Казахстанда АИ-92 литры 26,50 сум тора. «Без Казахстанда, Оренбург өлкәсеннән 15 километр ераклыкта. 75 литр бензин салдык, 1900 сум түләдек. Бензинның бер литры 145 тенге тора. Бензин-Россиянеке. Газ да шулай. Россия газ-10 сум, бензин-26,50 сум», — дип сөйли  ике көн элек  куелган ролик авторы.

 

Ролик Актүбә АЗСларында төшерелгән. 22 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Россиядә АИ-92 бензины уртача 41,58 сум, АИ-95 — 44,88 сум тора. Казахстан АЗСларында  АИ-95 бер литры өчен 170 тенге (якынча 28 сум)  тора.

Фото:  pnsk-online.ru

Мәгълүмат "Блокнот-Новости"  инстаграмыннан алынды

Бәйле