Нигә табынга барып та җитмәгән ипи чүплеккә ташлана?..

-- irina

Кибет челтәрләрендә сатылмый калган ипине чүплеккә ыргытканнарын интернеттан укып шаккатып утырган идем. Тик анда бездән еракта, башка шәһәрләр турында сүз бара. Шуңа күрә әлеге оятсызлык та безгә кагылмый төсле тоелды. Әмма беркөн килеп улым белән шундый ук сатылмый калган камырларның чүплектә өелеп ятуына шаһит булырга туры килде. Камыр эченә төрелгән сосискалар, йөземле ватрушкалар, вак-бәлешләр, булкалар…
— Нигә аларны ташлаганнар? — дип сорады улым.
— Сатылмый калганнар да бозылганнар, — дип аңлатырга тырыштым мин.
— Ә ник сатылмаганнар?
— Күп булган.
— Ә ник күп пешергәннәр?
— Сатар өчен…
Әлеге әңгәмә озак дәвам итте. Ипинең валчыгы төшсә дә, идәннән алып куярга кирәк дигәнне күп тапкырлар ишетеп үсеп килгән бала бүген килеп олыларның бер генә тапкыр да тешнәлмәгән йөземле камырларны чүп савытына салганын аңлый алмады. Ә мин аңлата алмадым… Кайдадыр диңгез артында бодай басуын төшендә дә күрмәгән Америка кешесе түгел, ә картәтисе, бәлки хәтта үз әтисе комбайнда иген иккән кичәге авыл баласы чыгарып ташлаган бит аны. Ни өчен?
Дәүләт депутатлары былтыр өченче укудан “Сәүдә хакында”гы законга үзгәрешләр кертте. Аларны Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая җитәкчелегендәге бер төркем депутат тәкъдим иткән иде. Төзәтмәләргә ярашлы, сәүдә челтәрләре яраклыгык срогы 30 көнгә кадәр булган товарны җитештерүчеләргә кире кайтара алмый. Бу исемлектә балык, ит, сөттән тыш кондитер изделияләре, камыр ризыклары, шул исәптән ипи дә керә.
Яровая сүзләренә караганда, ел саен сатылмый срогы чыккан ипи аркасында ил 3 миллионга якын тонна сыйфатлы бодай һәм арыш югалта. Русия ипи пешерүчеләре гильдиясе хәбәр итүенчә, Мәскәү янында 518 мең тонна ипи сатуга озатылган. Әмма шуларның 15 процентка якыны кире кайтарылган. Бу ипи белән шыплап тутырылган 1,9 мең тимер юл вагоны дигән сүз. Бер рәткә тезсәң, 50 км.га сузылачак эшелон бу.
Әлбәттә, ипи — тиз бозыла торган товар. Бер-ике көндә сатылмый икән, аны алучы булмаячак. Кибетләр төягән дә җитештерүчегә кире кайтарган. Ә алар үз чиратында искергән ипине эшкәртеп, аз булса да чыгымын каплатырга тырышкан. Тик сохари сатудан кергән акча ипи пешерер өчен сатып алынган он хакының яртысын да каплата алмаган. Шулай да ипи бөтенләй бушка китмәгән. Әйтик, өстенә ни дә булса сибелгән, повидло ягылган булочкалар бөтенләй эшкәртүгә бармаган. Рентабельлекне исә нәкъ алар тәэмин иткән. Шуңа күрә ипи пешерүчеләр шундый әйберләрне җитештерүне арттырырга тырышкан. Һәм шулар ук сатылып бетми әйләнеп кайтып аларны бөлгенлеккә төшергән. Парадокс!
Законга үзгәрешләр җитештерүчеләрне коткарырга теләп кертелгән. Ипине һәм камыр азыкларын кире кайтара алмау ритейлерларны, ягъни кибет челтәрләрен ипи сатып алуга игътибарлырак булырга өйрәтергә тиеш иде. Тик һәрвакыттагыча ният изге, әмма чынбарлык башка төрле…
Интернет киңлекләрендә бер-бер артлы төрле шәһәрләрдәге чүп савытларында ипиләрнең өелеп торуы хакында мәгълүматлар пәйдә була башлады. Иң күп шау-шу тудырган очрак Санкт-Петербургта булды. Апрель ахырында әлеге дә баягы супермаркетларның берсеннән арбаларга төяп ипи чыгарып ташлаганнар. Җиңү көне алдыннан, үткән гасырда гына 900 көнлек блокада кичергән Ленинградта бит бу! Шул мәхшәрнең тере шаһитлары яшәгән шәһәрдә…
Фургон белән юл читенә бушатып кителгән ипиләр турында да язалар.
Кечерәк кибет хуҗалары көн саен сатылган ипи санын якынча белә. Ял көнендә кешеләрнең өйдә пешеренгәнен, шуңа күрә ипине азрак алачагын, ә эш көнендә якындагы офис хезмәткәрләренең дә керәчәген исәпкә алып эш итә. Шуңа күрә андый кибетләрдә ипи артык искереп калмый. Тик супермаркетларда башка сәясәт. Хәер, анда да товарның яраклылык вакытын карап торалар бит. Вакыты чыгуга якынлашкан икән, очсызлатып сатып булмыймы ни? Европа илләрендә андый әйбер гадәти күренеш. Волонтерлар белән бәйләнешкә кереп, ипине мохтаҗларга, хәерчеләргә таратырга булыр иде. Әмма чыгарып ташлау күпкә мәшәкатьсезрәк һәм очсызрак. Җаваплылыкка тарттыручы закон юк бит. Хәер, срогы чыккан товарны кибетләр үзләре юк итәргә я булмаса моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар белән килешү төзергә тиеш дигәне бар. Һәрхәлдә срогы чыккан продукция кеше кулына килеп керергә тиеш түгел. Бозылган әйбер ашап агулану очракларын кисәтү максатыннан чыгып эшләнә бу. Әмма кайбер кибетләр бу яклап та очсызрак юлларын сайлый. Мәсәлән, искергән продукцияне, шул исәптән ипиләрне дә, төнлә, артык күзләр булмаганда чыгарып ташлыйлар. Ә кешеләр алып ашамасын өчен өстенә белизна яки башка шундый сыекча сибәләр…
Армиядә хезмәт иткәндә “дед”ларның “салага”лар ашамасын өчен ипи кисәге белән өстәл сөрткәнен ишеткән бар иде. Инде килеп, белизна сибәләр… Тагын ниләр көтә икән изгедән изге икмәкне?
…Моңарчы чүп контейнерлары тирәсендә халык чыгарып ташлаган ипи кисәкләре ауный иде. Арткан, каткан, имеш… Бервакыт шуларны җыеп йөрүче әби башын күтәрде дә, татарчалап: “Ипи ташламыйсыңмы, балам?” — диде. Юк дигәнне аңлатып, баш чайкадым. Ә ул дәвам итте: “Шушыннан ипи җыям мин. Балконымда киптереп куям. Аннан авылдан килеп алалар. Бигрәк күп ташлыйлар бит… Балалар күреп үсә, шунысы бигрәк начар. Ипинең кадере юклыгын күреп үсәләр…”
Капчык-капчык ипи чүплек савытында ятканда икмәк кадерен белергә ничек өйрәтергә соң? Интернетта ипи ташлаучы кибетләрне тәнкыйтьләгәндә “Бүгенге ипи белән блокада ипиен бутамагыз. Монысы “коммерческий ипи” дип язучы яшьләргә ни дип җавап кайтарырга?

Фото: соцсети

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле