Филүс Каһиров һәм 10 миллион сум акча, нишләтер дип уйлыйсыз? [әңгәмә]

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Сабантуйлар, чыгышлардан бераз бушап торган арада, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән элемтәгә кереп, үзебезнең гадәти булмаган сорауларны бирдек, экспресс-әңгәмә корып алдык.

– Филүс әфәнде, үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?

– Кешеләр үзләрен, мин 18-19да диләр, ә мин ничек бар – шулай. Чөнки иртән уянасың да, ике балаңны күрәсең, сиңа берничек тә 18 була алмый. Ничек бар, шулай инде. 33не куып барам.

– Иң зур җиңү һәм җиңелүегез?

Бөтен җирдә дә җиңеп барам дисәм, дөрес булмас, әмма зур җиңүемне сәнгать юлын сайлап, шул юлдан китү дип саныйм. Җиңелүне атый алмыйм.

– Тормышыгыздагы бер көнне кабатлата алсагыз, ул кайсы көн булыр иде?

– 2006 ел иде бугай, мин Казанга килгән ел, Ульян шәһәренә концерт белән баргач, беренче тапкыр гримеркага Илһам абый Шакиров белән Әлфия апа Авзалова килеп керделәр. Мин шунда аларга шаккатып карап утырдым. Бәләкәй чактан яратып тыңлап үскән артистларны, шәхесләрне үз күзем белән тере килеш беренче күрүем иде. Менә шушы вакыйганы бер кабатласаң, шушы хисләрне кабат тойсаң, шәп булыр иде дип уйлап куйдым.

– Улларыгызның нинди мультфильмнар караганын беләсезме?

– Әлбәттә, балаларның нинди мультфильмнар караганын беләм, чөнки мин алар белән бергә карыйм. Олысы “Черепашки-ниндзя”, дигәнне ярата. Аларның коралларын сатып алабыз, шулар белән уйнап, сугышып йөри ул үзенчә, кечкенәсе “Три кота”ны карый. Аларның иң яраткан мультфильмнары шул.

– Телефоныгызда соңгы шалтырату кемнән?

– Әлеге вакытта безнең төзелеш бара, шуңа күрә, иртә таңнан шалтыратучы – төзүчеләрнең берсе.

– Көненә ничә сәгать интернетта утырасыз?

– Аны берәрсе чутлый микән? Мин күп утырам дип әйтмәс идем, чөнки иҗади эшләр дә шактый. Ләкин аңлыйм, хәзер интернет заманы, шуңа күрә, кирәк булганга кулланам.

– Лотореяда 10 миллион акча отсагыз, нишләтер идегез?

– Иң беренче – төзелешне бетерер идем дә, калганын иҗатка салыр идем.

– Тормышыгыз турына кино төшерсәләр, ул ничек аталыр иде?

– Мондый хәл булса, киноның  исеме дә гади генә булыр иде – “Тормыш”, дигән.

– Көндәлек тормышта күберәк «әйе», дип әйтергә туры киләме, «юк» дипме?

– Көндәлектә “әйе”, дип күбрәк әйтәм.

– Хатыныгызның холкында иң ошаган сыйфатлар

– Намуслык һәм тырышлык.

 – Сезне үпкәләтү авырмы?

– Мине үпкәләтү кайчагында җиңел, качагында тырышырга кирәк. Чөнки мин үзем шаян кеше, күберәк, шаяруга борам, ләкин бик тырышсалар, үпкәләтергә дә була.

– Әгәр үзегезнең кечкенә чагыгызга юллама җибәрә алсагыз, ни дип әйтер идегез?

– “Шулай ук дәвам ит”, дияр идем.

– 10-15 елдан соң да иҗатыгыздагы юнәлеш сакланыр дип уйлыйсызмы?

– Дөресен әйткәндә, минем иҗат белән 10-15 елдан соң нәрсә буласын күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки иртәгә, берсекөнгә, бер елдан нәрсә булачак, күңел нәрсә белән кызыксына башлаячак, анысын да әйтеп булмый, ә 10-15 елдан дөньялар бик үзгәрер дип уйлыйм мин.

– Сезнең өчен хатын-кызлар белән дуэтлар уңышлыракмы, әллә ир-атлар беләнме?

– Минем өчен аерма юк. Монда барысы да синең белән дуэт җырлаган кешенең  тырышлыгы, талантыннан, нәрсә җырлавыңнан тора. Иң мөһиме – тамашачыларга ошасын.

– Айдар Галимовның кайсы сыйфатларын үзегезгә алыр идегез, яки аның кайсы сыйфатларына сокланасыз?

– Аның тәртиплелегенә, әдәплелегенә, кешелеклелегенә, кеше белән аралаша белүенә сокланам, гомумән, аңардан бик күп сыйфатларны үземә генә түгел, һәр кешегә тәкъдим итәр идем. Руслар әйтмешли, холодной головой, горячим сердцем, карар кабул итү бар анда. Соклангыч кеше ул, гомумән.

 

 

 

 

Бәйле