Бөгелмәдә танышын үтереп, мәетен чокырга яшергән ир-атларның эше судка җибәрелгән

-- Alfia

Бөгелмә автосервисында танышын үтереп, аның мәетен чокырга яшереп калдырган ир-атларның эше судка җибәрелгән.

Татарстан прокуратурасы 55 яшьлек, 60 яшьлек һәм 39 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Җинаятьтә ни дәрәҗәдә катнашуларына карап, алар кеше үтерүдә, сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салуда һәм зур җинаятьне яшерүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2017 елның 24 декабренә каршы төндә җинаятьчеләр танышлары белән берлектә Бөгелмәдә Нефтьчеләр урамында урнашкан автосервис бинасында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда, алар арасында ызгыш килеп чыга. Алга таба 55 яшьлек гаепләнүче зыян күрүченең тормыш өчен мөһим органнарына, шул исәптән муенына да пычак белән кадый. Шуннан соң 39 яшьлек ир мәетне автосервистан ерак түгел бәдрәф чокырында яшерә һәм кан эзләреннән идәннәрне юа.

Җинаятьтә катнашучылар, 60 яшьлек ир-аттан кала, үз гаепләрен таныган. Җинаять эше җентекләп тикшерү өчен, Бөгелмә шәһәр судына җибәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

 

Мәгълүмат tatpressa.ru сайтыннан

Бәйле