Путин үзеннән соң кем киләчәген әйтте

-- irina

Русия җитәкчесе Владимир Путин Financial Times гәзитенә интервью биргәндә “Сезгә алмашка кем киләчәк?” дигән сорауга җавап бирде.
«Мин бу хакта 2000 елдан ук уйлыйм инде, — дигән ул. – Дөньяда хәлләр үзгәреп тора һәм кешеләргә карата таләпләр дә үзгәрә, ләкин шуңа карамастан, сайлау вакытында соңгы сүз халыктан булырга тиеш».
Әйткәндәй, Русия лидерына  чит ил журналистлары мондый сорауны еш бирә. Азакы тапкыр 2018 елда NBC каналы интервью алганда бу теманы күтәргән иде.

Фото һәм мәгълүмат РИО-Новости сайтыннан алынды

Бәйле